Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исхакыйлар Төркиядә туфрак булуны кулай күргән


Исхакый кабере мәрмәр белән тышланган. Кабер янында Надир Дәүләт, Зилә Вәлиева, Ринат Закиров, Радик Гиматдинов
Исхакый кабере мәрмәр белән тышланган. Кабер янында Надир Дәүләт, Зилә Вәлиева, Ринат Закиров, Радик Гиматдинов

Русиядә төрмә-сөргендә булган татар-башкорт Истанбулда туфрак булган. Исхакый, Акчура, Максуди, Вәлиди каберләре анда ак мәрмәр белән тышланган.

Бүген Гаяз Исхакый хәтирәсе искә алына. Җәмгыятъ эшлеклесе, язучы һәм мөхәррир Гаяз Исхакый (Мөхәммәдгаяз Исхаков) 1954 елның 22 июлендә Әнкарада вафат булган.

Русиядә: төрмәдә-сөрген-төрмә

Гаяз Исхакый 1878 елда Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында туа. “Кәләпүшче кыз” исемле беренче әсәрен 17 яшендә яза. “Таң” газетасын чыгарып, сәяси активлык өчен Чистай төрмәсенә ябыла. Бу сәяси акция депутатлыкка кандидат булган Гаяз Исхакыйны II дәүләт Думасына үткәрмәс өчен эшләнелә. Аннары Исхакый Казан төрмәсенә, бу юлы инде алты айга ябыла. Архангельски губернасына да аны сөргенгә җибәрәләр. Аннан качып китә. 1913 елда аклау белән Исхакый төрмәдән чыгарыла, тик аңа Казанда яшәргә рөхсәт ителми.

Бу вакытта Исхакый “Алдым-бирдем” әсәрен иҗат итә. Сөргендә вакытта: “Тартышу”, “Мөгаллим” пьессасын, “Теләнче кыз” драмасын, “Күк капусы”, “Тормышмы бу” памфлетын, “Мулла бабай”, “Фамилия сәгадәте” әсәрләрен иҗат итә.

Русия чигендә: “Милли Байрак”

Ул татар телендә язылган газеталар чыгаруын башта Мәскәүдә һәм Петербурда, аннан Берлин шәһәрендә дәвам иттерә. Ул арада Русия чигендәге Кытай-Япон-Корея ягындагы, татарлар белән аралашып ала. Әдип Берлинда 1939 елга кадәр яши.

Милли идея егерме-утызынчы елларда Ерак Көнчыгышта торучы татарларда киң таралган. Андагы милли эшләрдә, “Милли Байрак” газетасын чыгаруда да Гаяз Исхакый катнашкан. “Кытай, Япония, Корея, Маньчжуриядә яшәүче татарларга килгәндә, алар 1920-1945 елларда Гаяз Исхакый канаты астында байтак эшләр башкарган. Исхакый алар өчен милли юлбашчы итеп кабул ителгән”, ди Казандагы милли китапханәнең сирәк китаплар һәм борынгы кулъязмалар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин.

Андагы татарлар да соңыннан Япония, Корея аша Төркиягә һәм башка илләргә күченгән. Шул агым бүген дә чит илләрдәге татарлар арасында эшли. Бу язда Татарстанда да, Төркиядә дә Исхакыйның тууына 130 ел тулу уңаеннан чаралар үтте. Җәмәгатьчелек Гаяз Исхакый кабере янында аның туган көнендә татар халкының атаклы улын искә алу өчен җыелган иде. Истанбул кунаклары анда Төркиядәге Татарстан вәкиле Радик Гыйматдинов белән бергә даими булып тора. Әлеге чарага килүчеләр арасында , “Милли Байрак” газетасын чыгаруда катнашучның улы профессор, фәннәр докторы Надир Дәүләт тә булгалый.

Истанбулда: кабере һәм кадере

Татар әдәбияты классигы, татар халкының милли азатлык хәрәкәте юлбашчысы, 1939 елдан алып 1954 елның 22 июленә кадәр Төркиядә яшәгән һәм иҗат иткән. Гомеренең соңгы минутларын Әнкарада уздырса да, аның кабере башка шәһәрдә, Истанбулда Әдирнәкапы зиратында. Һәм ул бу шәһәрдә гүргә кергән бердәнбер кеше түгел. Шунда ук фән һәм җәмәгатъ эшлеклесе, сәясәт галиме Йосыф Акчура (Йосыф Акчурин) кабере дә бар.

Иске кабер ташы. Tashlar.narod.ru фотосы. 2005 елда Марат Килди төшергән. .

“Казандагы татар зиратының диварына "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел" дигән тирән мәгънәгә ия сүзләр язылган. Татар халкының бөек угыллары кайларга гына таралмаган. Күбесе дөньяның төрле төбәкләрен гизгән, кайберәүләре Төркия туфракларына барып чыккан һәм тормышларының соңгы мизгелләрен уздырган”, дип әйтә Истанбулда яшәүче Илшат Нәҗипов.

Әйтик, Истанбулда әле фән һәм җәмәгатъ эшлеклесе, тарих, сәясәт һәм хокук галиме, ике дәүләттә депутатлык вазифасы үтәгән профессор Садри Максуди Арсал кабере бар. Ул Зинҗирликую зиратында. Шунда ук төрки телләр белгече, Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек» әсәрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, яңадан өйрәнгән профессор Рәшид Рәхмәти Аратның кабере дә.

Истанбулдагы Сахрайыҗәдит зиратында тарихчы Акъдәс Нигъмәт Курат (Акъдәс Нигмәтов), галим һәм җәмәгатъ эшлеклесе, сәнгатъ тарихчысы, Истанбулдагы Топкапы Сарае музее мөдир урынбасары, Кылычлар секциясе җитәкчесе Әхәт Урал Биккол (Әхәт Бикколов) вафат булган.

Ә тарих галиме, башкорт юлбашчысы, басмачылыкта гаепләнгән Зәки Вәлиди Тоган (Әхмәтзәки Вәлидов) һәм Абдуллаһ Баттал Таймас (Габделбарый Сәетбатталов) каберләре шул шәһәрдәге Караҗаәхмәт зиратында.

Шунысы да мөһим, элек Исхакый кабере мәрмәр белән тышланмаган иде. Хәзер исә ул кунакларны мәрмәр белән ялтырап каршы ала. Аңа “Аяз Таһир, Түркистан Идил-Урал вакыфы” дип язылган. Алар ярдәмендә кабер өсте яңартылган. Бу эштә Истанбулдагы Рушания Алтай кебек татарстанлы һәм татар кешеләре башлап йөргән.

Каберләренә үзең кереп ятарлык икән

Шушы көннәрдә Истанбулда туганнарында булып кайткан Суфия Галиева Истанбул зиратларының “бик матур” булуын әйтә. “Бездәге кебек түгел, кадерсез каберләр юк. Ак мәрмәр ташлар белән уратып алынганнар. Әнием әйтә иде, Истанбул каберләренә кереп ятасы килердәй дип. Дөрес икән, бик матур”, дип сөйли Галиева. Ул Истанбулдагы Идел-Урал төркиләре оешмасы рәисе Аттила Кунтуз туганы булып чыккан.

Суфия Галиева. Истанбул зиратларын күреп сокланган

Мәгърифәтче Суфия Галиеваның әнисе Госманлыдан булган. Шулай ук шактый туганнары совет чорында Төркиягә китеп югалган булган. “Хәзер оныгым Асия шунда эшли. Миңа бик ошады анда. Без табигате генә түгел, холык да суык булган илдә, имансызлар арасында яшәгәнбез икән. Ни өчен татар һәм мөселман зыялысының Төркиягә китеп туфрак булуын, мин аңлыйм”, ди ул. “Телевизор ачсам, әллә ничә канал төрекчә сөйли, дини тапшырулар күп. Азан тавышы өзелми. Өлкәннәрне бик кадерлиләр. Мин анда үземне кадерле кеше итеп хис иттем”, ди Казанда татар телендә дүрт китап чыгарган Суфия Галиева.

Уфа-Казан да тик утырмаган

Татарстан яки Башкортстан да тик утырмый. Әйтик, быел май-июнь айларында язучының 130 еллыгы уңаеннан “Югалмас мирас эзеннән” дип исемләнгән бәйгене Камал исемендәге театр һәм яшүсмерләр китапханәсе, мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрде. Бу бәйгегә сорауларны Гаяз Исхакийның иҗатын өйрәнүче галимә Лена Гайнанова төзегән иде. Уфада да Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында Исхакыйның тууына 130 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция булып үтте.


Чистай районның Яуширмә авылында “Исхакый укулары” даими узып тора. Шунда ук музее да эшли. Татарстанда Исхакый китаплары даими басылып килә.

XS
SM
MD
LG