Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида Олимпиадага әзерлек бәрелешләр белән бара


Сочиның Адлер районында җирле халык белән мәхкамә вәкилләре арасында бәрелешләр булды.

Низагъ мәхкамә вәкилләре белгечләр белән мөмкин булган Олимпия төзелеше урыны буларак каралучы җирдәге бер хосусый биләмәне үлчәү өчен килгәч чыккан.

Җир хуҗасы мәхкамә вәкилләрен үз җиренә кертергә теләмәгәч алар милиция чакырткан.
Җир хуҗасына ярдамгә күршеләре җыелган.

Башка Русия коалициясенең матбугат хезмәте җирле халык әйткәннәргә таянып милиция яшь газы кулланды дип белдерә.

XS
SM
MD
LG