Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:10

Молдоводагы Гагаузия Кишиневның эчке эшләренә тыкшынуына каршылык белдерә һәм үзләренә бәйсезлек сорый.

Гагаузия Молдова парламентына яңа канун белән чыгарга ниятли. Ул анда Гагаузия автоном-җирле берәмлекне - республика дип үзгәртүне һәм Гагаузия Конституциясен (Уложение) халык референдумында кабул итүне сорыячак. Алар мондый карарга 19 июль көнне Гагаузия башкаласы Комратта узган митингта килгәннәр. Әлеге чарада 2 меңгә якын халык катнашкан.

Митинг исә Молдова рәсмиләренең автономия эшенә тыкшынуына канәгатьсезлек белдереп оештырылган. Урамга чыккан халык республика җитәкчелегенең Гагаузия вәкаләтләрен район дәрәҗәсендә генә калдыруына басым ясаган.

1990 еллар башында Молдовада автоном берәмлек булып чыккан Гагаузия, соңгы елларда аларның мәнфәгатьләре искә алынмауга борчылу белдерә. Ягъни аларның вәкилләре хәзер дәүләт оешмаларында булмавы, Гагаузияне Молдованың эчке һәм тышы сәясәтендә катнаштырмаулары, казнадан ел саен бүленә торган акчасының бик аз булуына алар канәгатьсезлек белдерә.

“Гагаузия автономия берәмлегенә әйләнгәч, Кишеневта гагаузларга да югары дәрәҗәдә вазыйфалар булдырылган иде. Әмма хәзер барысы да кире кайта”, ди гагауз милләтеннән булган Ника.

Ул 1990 еллардан бирле гагауз халкы күпкә иреште дигән фикердә тора.

“Элек без хәтта гагауз теленең нинди телләр төркеменә керүен дә белми идек. Хәзер мәктәптә гагауз теле, әдәбияты һәм тарихы керә. Ә Комратта университет ачылды. Анда белем бирү әлбәттә урыс телендә. Ләкин өстәмә телебезне, әдәбиятебезне өйрәнәбез”, ди Ника.

Молдованың хәзер җитәкче коммунист фиркәсеннән һәм Кишинев Гагаузиядә дә әлеге партиядәге үз вәкилен куймакчы була дип саный халык. Чөнки Гагауз халык җыены бу көннәрдә җитәкчесе итеп Анна Харламенконы сайлап куйган иде. Ләкин рәсми Кишинев бу сайлауларны танырга теләми.

Шул нисбәттән митингта катнашучылар канәгатьсезлек белдергән. Алар Гагаузияне республика итүдән тыш, Молдова парламентында гагаузларга да квоталар бирелүен таләп итә.

Әгәр дә бу кануни таләпләр үтәлмәсә, алар Гагауз халкының гадәттән тыш корылтаен уздырулары белән яный һәм “Гагаузның хокукый статусы” турындагы Молдова кануны үтәлешен тикшерүне сорап Европа Шурасына мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерә.

XS
SM
MD
LG