Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин хөкүмәте нефтьне экспортлау салымын арттырды


Дөнья базарларында нефть бәясе әкренләп төшә барганда, Русия хөкүмәте аны читкә сатканда үзәк казнага түләнә торган салымны арттырды.

Премьер-министр Путин имзалаган карар нигезендә августтан башлап Русиядәге нефть ширкәтләре, шул исәптән "Татнефть" һәм "Башнефть" тә, читкә саткан һәр тонна карамайдан 496 доллар салым түлиячәк. Моңа кадәр бу сан 398 доллар иде.

Шулай итеп Мәскәүдәге үзәк казнага китә торган акча һәр тоннадан 100 долларга арта. Бу нефть ширкәтләренең республика һәм җирле бюдҗетларга бирә торган түләүләрен тагын да киметүгә китерә ала.

Татарстанда да, Башкортстанда да җирле нефть ширкәтләреннән килгән акча бюдҗетның нигезен тәшкил итә.

Русия хөкүмәте экспортка киткән нефть салымнарын ике айга бер билгеләп тора һәм бу эшендә дөнья базарларындагы Urals нефте бәясенә нигезләнә.

Соңгы көннәрдә исә нефть бәясе бар базарларда да төшү ягында. Сишәмбе кичен алар соңгы 6 атна эчендә иң түбән күрсәткечкә төште. Бер мичкә (159 литр) нефть хәзер 126 долларга сатыла.
XS
SM
MD
LG