Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ генералы Русия бомбалау очкычларын Кубага китермәскә дип кисәтә


АКШ Һава көчләренең югары вәкиле генерал Нортон Шварц, әгәр дә Русия Кубага атом коралы ташый торган хәрби очкычларын урнаштырса кызыл сызыкны үтәчәк диде.

Шварц моны Сенатта АКШ һава көчләренең югары хәрби офицеры итеп билгеләнү тыңлауларында әйтте.

Бу атнада Русия киңкүләм мәгълумат чараларында АКШның Чехия һәм Польшада ракета калканы урнаштыру ниятләренә җавап буларак Русиянең Кубага бомбалау очкычлары җибәрү мөмкинлеге турында хәбәрләр чыккан иде.

XS
SM
MD
LG