Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар күңеле боек. Кая барасы?


Кунаклар - төрле катлаулардан, зыялылыкның төрле даирәләреннән иде
Кунаклар - төрле катлаулардан, зыялылыкның төрле даирәләреннән иде

Татар зыялысы рухи төшенкелек кичерә. Кырыкмаса-кырык сәбәбе бар. Инде нишләргә?

Төрле катламнан

Әлеге түгәрәк өстәл сөйләшүенең кунаклары төрле катлаулардан һәм зыялылыкның төрле даирәләреннән. Табиб та, җырчы да, инженер-программачысы да бар. Берсе төгәл даирәдән. Андый кешеләрне кырыс, көчле рухлы дип уйлыйлар. Икенчесе табиб. Табиблар нинди була, кеше һәм үзләренең бәлаләренә ничек карыйлар икән? Өченчесе җырчы. Монысы нечкә күңелле кеше дигән фикер бар. Әмма аның кыяфәте бердә нечкә күңелгә охшамаган. Сәүбән Закир җырчы булуы белән бергә, ул Сабант уйлар батыры, иҗтимагый дөньяга да билгеле шәхес.

Амил Нур. Сәүбән, син үзеңне кем итеп хис итәсең? Җырчымы, әллә көрәшчеме?

Сәүбән Закир.

Сәүбән Закир. Беренче чиратта җырчыдыр.

Амил Нур. Безнең икенче кунагыбыз – табиб, педиатор Әмин Матурин. Өченче кешебез Раил Имамов, “Jahat” исемле клавиатураны уйлап чыгаручы, иң билгеле татар программачыларның берсе. Раил, син рухың белән кем – инженермы, программачымы, әллә милләтчеме?

Раил Имамов. Бөтенесе бергә, аермыйм.

Күреп торабыз бит, барыбыз да

Амил Нур. Бүгенге көндә кешеләрдә, аеруча татар зыялыларында рухи төшенкелек еш күренә, иҗат даирәсендә дә, милләтчелек даирәсендә дә. Мәктәпләребез ябыла, балаларыбыз татарча сөйләшми, безнең дәүләтебез юк, латин имласын да кайтармадык, театрларыбызга да йөрмиләр, телевизорны ачсаң, анда Иркә белән Ландыш Нигъмәтҗанова җырлый, яшьләребез аракы эчә, наркоманнар, фахишәләр пәйдә булды. Алар кырыкмаса-кырык сәбәп таба. Менә шундый күңел төшенкелеге бар. Моңарга сезнең мөнәсәбәтегез ничек? Сез оптимистмы, әллә пессимистик караштамы?

Раил Имамов. Мин пессимист.

Әмин Матурин. Мин оптимист.

Сәүбән Закир. Мин әйтә алмыйм. Мин реалист һәм бу даирәдә эшләргә кирәктер дип уйлыйм. Реаль эшләр белән генә моның белән көрәшеп була.

Амил Нур. Раил Имамов, синең төшенке кешеләрне күргәнең бармы? Син бер үзең генә пессимист түгелме бу дөньяда?

Раил Имамов. Барысында да бар диярлек.

Амил Нур. Бу күңел төшенкелеге нәрсәдән килеп чыккан?

Раил Имамов. Безнең халәтебез шулдыр.

Амил Нур. Сез халәт дигәндә нәрсәне истә тотасыз?

Раил Имамов. Сез үзегез әйткәнчә, телебез бетә, яшьләребез бозыла, мәктәпләр ябыла.

Элек акча юк, дәрман бар иде

Амил Нур. Моңа капитализмның чынбарлыгы да өстәлмиме? Әйтик, матди авырлыклар, хезмәт хаклары аз булуы?

Раил Имамов. Юктыр, монда капитализмның катнашлыгы юк.

Амил Нур. Хезмәт хакы аз булганга түгелме? Кешеләрдә күңел төшенкелеге милли хистән дип уйлыйсызмы?

Раил Имамов. Сугыш елларында ашарга да юк иде, әмма хәлебез яхшырак иде. Эш акчада түгел. Союз елларында хәлләребез моннан да начаррак иде.

Амил Нур. Советлар заманында зыялылар редакция төбендә җыелып, илле грамм эчеп алалар иде. Татарстанныңмы, СССРның халык артисты, атказанган мәдәният хезмәткәре, укытучсы, уйлап табучысы дәрәҗәләрен, төрле бүләкләр, медальләр, фатирлар бирәләр иде. Шуңа сөенеп яшәгәннәрдер. Эчкечелек дә бар иде. Бүгенге вазгыятьтә пессимизм чире бар, аннан котылу өчен татар зыялылары нәрсә эшли? Эчәләрме, спорт белән шөгыльләнәләрме, төшенкелеккә биреләләрме?

Раил Имамов. Салгалыйлар.

Сәүбән Закир. Бозыклык бөтен даирәләргә кагыла.

Эчкечелек дәвам итә

Амил Нур. Сез эчкечелекне бозыклык дип кабул итәсезме, чир дипме?

Сәүбән Закир. Чир белән бозыклык бер сукмактан бара. Кешенең аңы түбәнәю, аның дәрәҗәсе бик түбән дәрәҗәгә төшә. Моның өчен ислам динен кайтару өстендә эшләргә кирәк.

Амил Нур. "Кирәк", "Тиеш" дигән төшенчә калдымы хәзер кешеләрдә? Хәзер кеше үз иркендә, үзе өчен генә яши түгелме?

Сәүбән Закир. "Кирәк" дигән төшенчә калды. Бездә акыллылар күп, безнең татар халкы гомумән бик талантлы халык. Тормышка ашыручы, аның өстендә эшләүче генә юк. Акыл саталар да, шуның белән эш тәмам була.

Амил Нур. Акыл сату аларның бизнесы түгелме? Акыл сатучыларның балалары, оныклары татарча беләләрме?

Сәүбән Закир. Бу сорауны урынлы бирдегез, чөнки милли хәрәкәттә йөрүчеләрнең балалары арасында татарча бер сүз белми торганнары бар. Шагыйрь һәм артист гаиләләрендә дә шул ук хәл. Халыкның чын иманын югалту һәлакәте белән көрәшергә кирәк һәм моннан да чыгарга кирәк.

Амил Нур. Ә Сез опера җырчысымы, халык җырчысымы?

Сәүбән Закир. Мин операга якынрак.

Амил Нур. Безнең җыр сәнгате халыкны киресенчә иманнан аеру өчен Совет заманында уйлап чыгарылмаганмы? “Кара йөзләр” операсы, “Казан сөлгесе” динчеләрдән көлә. Җыр сәнгате, музыка халыкны гореф-гадәтеннән, диннән, рухыннан аеру өчен уйлап чыгарылмаган идеме? Тик, сез җырлый торган опера күренми. Операның кирәге калмадымы инде?

Сәүбән Закир. Ул уйлап чыгарылган нәрсә түгел, чөнки Коръән дә музыка белән укыла, музыканы гаепләргә түгел монда. Кешенең эчке ниятен гаепләргә кирәк.

Чир китә, гадәт кала

Амил Нур. Чир турында сүз булды. Без аны доктордан сорыйк әле. Алкоголизм чирме ул?

Әмин Матурин. Әйе, чир.

Амил Нур. Чир китә, гадәт кала, диләр. Ягъни, моннан котылырга була. Шул ук вакытта сез ни өчен оптимист бу дөньяда? Сөенерлек нинди фактлар бар?

Әмин Матурин.

Әмин Матурин. Мин бит мөселман, оптимист булырга тиеш. Хәзер ислам күбәя, үсә, күп кеше исламга тартыла, мәчетләр күбәя.

Амил Нур. Әмма сез врач булып эшлисез. Алар балаларын китерә. Бу балалар бала төслеме? Әти-әниләренә шатлык китерә алырлык кешеләрме? Алар оптимизмга сәләтле була аламы?

Әмин Матурин. Сайлау бар, тәрбия кирәк. Дини кешенең баласы да яхшы.


Амил Нур.
Бөтен кеше дини түгел. Алар өчен җаваплылык бармы сездә?

Әмин Матурин. Аларга җаваплы дәүләт. Аларның балаларын дәүләт тәрбияләсен.

Бакуда мәхәллә бар

Амил Нур. Сез оптимист кеше, рухыгыз да көчле. Аракы да эчмисез, тартмыйсыз да. Сезне кем тәрбияләде? Дәүләтме, әти-әниме?

Әмин Матурин. Мине әти-әни тәрбияләде.

Амил Нур. Кайда туып үстегез?

Әмин Матурин. Бакуда.

Амил Нур. Бакудан кайчан кайттыгыз?

Әмин Матурин. Туксан икенче елда.

Амил Нур. Әти-әниегез шунда калдымы?

Әмин Матурин. Әйе, Бакуда калдылар.

Амил Нур. Андагы татарлар оптимистрак рухлы түгелме?

Әмин Матурин. Алар күбесе оптимистлар.

Амил Нур. Нәрсәдә сере?

Әмин Матурин. Дини алар, үзара дуслар, бер-берсен яраталар.

Амил Нур. Әмин Батурин сүзләренә караганда, Бакуда татарлар бер-берсе белән дус. Ә Казанда ситуация ничек? Татар зыялылары бер-берсе белән дусмы? Раил Имамов моның белән килешәме?

Казанда да бар, тик

Раил Имамов. Күпчелек, бигрәк тә шәһәр халкы урыслашкан. Аларда нинди дуслык булсын?

Амил Нур. Ә исламнан ераклашкан халыкның күңел хасталыгы проблемалары күбрәкме?

Раил Имамов. Юк, аларның бернинди кайгысы юк. Бигрәк тә милли кайгы бетте аларда.

Амил Нур. Әмин, сез ничек уйлыйсыз.

Әмин Матурин. Рухи бозыклык үлемгә китерә. Дәүләт кирәгенчә халыкның җанын тәрбияләми.

Амил Нур. Ситуация акырынлап ачыла башлады. Димәк, пессимизм бар дигән нәтиҗә килеп чыга. Беренчедән, гомумән милли тәрбиягә игътибар бирми торган гаиләләр бар. Аларның рухи яки күңел төшенкелегенә сәбәбе юк, дисез. Икенчесе, кемдер баласына рухи, дини тәрбия бирә. Сынмаска, сыгылмаска өйрәтә. Аларның рухы көчлерәк булла, дисез. Гаиләдә тәрбия алмый торган кешегә дәүләт ярдәм итергә тиеш дип әйтәсез. Рухи төшенкелек бар, аннан чыгу юлының берсе – дини тәрбия дигән фикергә килдек. Шушы тәрбия белән Раил Имамов килешәме?

Раил Имамов. Кызганычка каршы, дини тәрбия дигәндә, гарәпләрнең көчле йогынтысы сизелә. Кызлар гарәпчә киенә башладылар. Мәскәү, Төмән, хәтта Казанда да муллалар сөйләшкәндә урысчага күчтеләр. Дин, әлбәттә, яхшыга өйрәтә. Әмма моның белән милләт тә бетә. Әгәр дә телебез мәчеттән дә китсә, нәрсә булыр икән?

Амил Нур. Гафу итегез, Польшада, Белоруссияда татарлар бар. Телне онытканнарына биш йөз ел, ләкин милләт бетмәгән бит.

Раил Имамов. Минем Вильнюста булганым бар. Анда да татарлар бар, алар үзләренең татар икәнен хәтерлиләр. Ләкин алар татарча бер сүз дә белмиләр. Өлкәннәр кайбер догаларны белә. Моның белән милләт исән каламы соң?

Амил Нур. Алар биш йөз ел буе нәрсә хисабына яшәгәннәр дип уйлыйсың?

Авылда бетә, шәһәрдә артмый

Раил Имамов. Аларны дин һәм авыл саклап калган. Шәһәргә күчтең исә, милләт югала. Әйтик, минем күз алдында бер Литва татар кызы Литва кешесенә кияүгә чыкты. Туган балалары да литва кешесе булы инде.

Амил Нур. Ә бүгенге вазгыятьтә ничек? Татарстандагы татар авылына өмет бармы?

Раил Имамов. Бу безнең иң авырткан җиребез. Мин хөкүмәт урынында булсам, бөтен булган акчаны җыяр идем һәм авылны тотарга җибәрер идем. Ә безнең авыл туздырыла. Без былтыр “Татмедиа” кушуы буенча “җәһәть”не бөтен районнарда куеп йөрдек. Гел юлда идек, авыллар бетеп бара. Сабада, Әгерҗедә яшьләр татарча сөйләшмиләр. Авылларда да русчага күчәләр.

Амил Нур. Авылларда матди проблемалар да бар бит.

Раил Имамов. Дөрес. Сез карагыз чит илләргә. Шул ук Швецияда, Америкада хөкүмәт фермерларны тоту өчен аларга дотация бирә.

Амил Нур. Дотацияга акчаны кайдан алалар?

Раил Имамов. Сәнагатьтән, заводлары эшли бит.

Амил Нур. Русиядә әле газ, нефть чыгарып саталар.

Раил Имамов. Аннан акча күбрәк тә керә.

Амил Нур. Берара шәһәрдә мәдәниятне күтәрәбез дип йөрүче яшьләр барлыкка килде. Аларның эше килеп чыкмадымы?

Раил Имамов. Мин ул яшьләрне беләм. “Шәрык” клубы бар, ул яшьләрнең күбесе авылдан килгән.

Амил Нур. Син үзең Казан егете бит.

Раил Имамов. Дөрес, әмма бу миллионга бер генә була.

Амил Нур. Без авылга өметләнәбез. Шулай да, Раил Имамов миллионлы шәһәрдә туып үскән. Әмин Матурин бер-ике миллионлы Бакуда үскән. Сәүбән, син кая туып үстең?

Сәүбән Закир. Мин Байлар Сабасында туып үстем, хәзер инде ул да шәһәргә әйләнеп бара. Безнең якта руслар юк иде, булса да, алар татарлаша иде. Бөтен җиргә керә инде шул ук урыслашу, эчкечелек. Икенче яктан, хәзер яңа торгызылган мәчетләргә урыслашу керде. Шуңа күрә татар милләте мәхәлләләргә оешкан хәлдә генә үзенә котылу таба ала.

Амил Нур. Мәхәллә идеясы турында безнең берничә “түгәрәк өстәл” булганы да иде. Әмин Матурин, Бакуда татар мәхәлләсе бар дип әйтергә буламы?

Әмин Матурин. Мәхәллә кебек әйбер бар. Татарлар мәчеттә җыелышалар, мулласы да бар, туган тел берлеге бар.

Амил Нур. Ә Казанда, син торган районда мәхәллә бармы?

Әмин Матурин. Әйе, мәхәллә бар. Магистральная урамында яңа мәчет ачылган.

Амил Нур. Димәк, син Бакудагы татар мәхәлләсеннән Казандагы татар мәхәлләсенә кайтып утыргансың. Туксан икенче елда кайткансың. Ул вакытта мәхәлләгез бар идеме?

Әмин Матурин. Юк иде.

Амил Нур. Ул вакытта пессимизм булмадымы?

Әмин Матурин. Ул вакытта аз гына булды.

Амил Нур. Ник?

Әмин Матурин. Дуслар юк иде, аралашу юк иде. Хәзер ситуация яхшырак.

Амил Нур. Ә менә Раил Имамовтан сорыйк әле. Сез Казанда Кварталда торасыз бит?

Раил Имамов. Әйе, шунда.

Амил Нур. Анда Бакудагы кебек туган тел оешмасы, мәхәлләгез бармы?

Раил Имамов.

Раил Имамов. Казанда андый әйбернең кирәге юктыр. Без Татарстанда яшибез бит. Безнең якта андый әйбер турында ишеткәнем юк.

Амил Нур. Революцияга кадәр безнең авылда биш мәхәллә булган...

Раил Имамов. Революцияга кадәр Казанда ике Казан бистәсе бар иде. Ә хәзер халык сибелеп, таралып беткән. Урыслар белән аралашып яшибез бит. Чаллыда мәхәлләләр бар дип ишеткән идем, Казанда белмим.

Амил Нур. Татар зыялылары мәхәлләләрдә тормый, шулаймы?

Раил Имамов. Без берничә галим бер урамда торабыз, аралашабыз, күбрәк ИЯЛИ галимнәре янында. Мәхәллә генә безне коткармас. Патша заманында без көчле булдык, Советлар заманында да. Әмма ул заманда телевидение да юк иде, интернет та юк иде.

Амил Нур. Казанда һәр кеше телевизор кабызып, җитмеш-сиксән канал карый ала. Ә саф татарча эшләүчесе юк дисез инде?

Раил Имамов. Шул да булмагач, нинди оптимизм булырга мөмкин? Булганын да югалтабыз. Шул ук “Азатлык” радиосын тыңлап булмый. Бу безнең өчен чын трагедия.

Амил Нур. Аны интернет аша тыңларга була.

Раил Имамов. Интернет бөтен кешедә дә юк. Моны мин татарны кысу дип бәялим.

Амил Нур. Бик борчылган тыңлаучылар безгә елый-елый шалтыраталар. Бу да пессимизмга сәбәб булырга мөмкин.

Раил Имамов. Әлбәттә, бу бик кызыклы радио. “Күңел” радиосы бар, “Татар радиосы” бар, хәзер “Тәртип” радиосы ачылды. Алар кирәк, аларны да тыңлыйбыз. Әмма мәгълүмати, тирән анализлы радио – бердән-бер “Азатлык” радиосы. Өлкән кешеләргә интернеттан тыңларга бигрәк тә авыр. Бу мәсьәләне безнең хөкүмәтебез хәл итсен иде.

Бер ут күрәсе килгән иде

Амил Нур. Шулай да, туннель ахырында бер ут күрәсе килгән иде. Сезнең арада оптимизмга сәбәп булырдай нәрсә әйтә аласыз?

Сәүбән Закир. Оптимизмга сәбәп бар, мин үзем өчен һәм балаларым өчен җавап бирә алам. Мин бик милли җанлы кыз үстердем, ул бөтен татар әдәбиятен укып чыкты. Конфуций әйткәнчә, үзеңнән башларга кирәк. Кемнедер тәнкыйтьләүдән башларга кирәкми, үзеңне белергә кирәк

Амил Нур. Балагызны милли рухта тәрбияләгәнсез. Ул моңа киреләнмәдеме? “Папа, зачем мне это нужно?” дип әйтмәдеме?

Сәүбән Закир. Юк инде, нишләп ул миңа “папа” дип әйтсен? Ул беркайчан да киресен әйтмәде. Йодрыклап бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Кире эффект туа, шуңа күрә кешенең аң дәрәҗәсен яшьтән үк үстерергә кирәк. Аңа бөтен нәрсә ихлас ярату белән керергә тиеш.

Амил Нур. Әти кирәкми. Мин Тукайны өйрәнгәнче, инглиз телен өйрәнәм димәдеме? Әллә мәҗбүри өйрәттеңме?

Сәүбән Закир. Акыл белән, аңлатып.

Амил Нур. Синең үзеңнең депрессияга кергән вакытың булганы бармы?

Сәүбән Закир. Мин дә бит кеше. Депрессия миндә булмый дигән сүзләргә мин ышанмыйм. Гел оптимист кына, гел пессимист кына кеше булмый. Мин хәзер “Шәрык” клубын җитәкләп алып барам. Аның максаты – татар балаларының аңын ачу, аларны милли гореф-гадәткә тарту, дингә кертү.

Раил Имамов. Без “Jahat”ны эшләдек. Аны марҗалар да куллана, татарча бер сүз дә белмәгән марҗалар рәхәтләнеп татар сүзләрен җыялар. Бу стимул бирә.

Әмин Матурин. Мин эшемдә сөенеп эшлим. Кешеләрне күрәм. Мәчеттә дә булам. Аралашкан кешеләрем әйбәт.

Түгәрәкләп . . .

Амил Нур. Сез оптимизмны үзегезнең эшегездә, тормышыгызда тапкансыз. Бик кызык. Түгәрәклик.

  1. Татар зыялысында рух төшенкелеге бар.
  2. Аңарга күңеле сынмасын өчен дингә килергә кирәк. Мәхәлләләр булырга тиеш. Булган очракта алар да кешегә рухи ярдәм итәргә тиеш.
  3. Дәүләт диннән тыш булган кешеләргә рухи ярдәм итергә тиеш. Ул җаваплы. Мәктәп, клублар, телевидение аша ярдәм итсен.
  4. Дүртенче фикер - һәр кеше үз оптимизмына үзе генә сәбәпче була ала.
XS
SM
MD
LG