Accessibility links

Кайнар хәбәр

Су басудан килгән зыянга ярдәм икеле


Казанда зыян күргәннәр торак, эш урыннарын тәртипкә китерә. Казаның күпмегә төшкәне саналмаган.

Люция Жур күкрәктән су ерып кибеттәге товарларын ташуын һаман да оныта алмый. Су күзгә күтәрелеп артты да метр да 20 сантиметр булып туктап калды, ди ул. “Мондагы суырткычның беркайчан эшләгәне юк аның”, ди сатучы Люция Жур. Казан шәһәренең Восстания тукталышы янында булган җир асты юлындагы кибетчекнең тәрәзәсен чәршәмбе көнне иртән генә ачып җибәргән ул. Дүшәмбе, сишәмбе төнгә кадәр кибетләрен, җир асты юлын җыештырганнар. Монда өелеп торган чүп тә, дымлылык та, таш идәндәге сулар да каза билгесе. Люция Жур сату иткән кибеткә иң ким дигәндә 10 мең сумлык зыян килгән. Тәмәке һәм шуның ише үлчәүгә куелмый торган сәүдәдә ул.
Бу җир асты юлында 10-лап кибет бар. Җиләк-җимеш тә, кипкән чикләвек тә, ипи дә һәм башкасын да саталар. “50 ел диләр моны төзегәнгә. Тузган, тыгылган анда. Канализацияне чистартучы юк бит. Беркемгә дә кирәкми. Ул әле моннан гына түгел, түбәдән дә ага”, ди Люция Жур.
Монда кибет ачып сәүдә иткән өчен шәһси эшмәкәрләр Казан шәһәренең җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына аренда акчасын әз түләми. Хакимиятләр бу җир асты юлын берничә ел инде яхшы итеп төзекләндерергә вәгъдә итсә дә, тотынганнары күренми.
Эш шартларын яхшырту, гомүмән каза килгән очракта аны булдырмый калу проблемасын шәһәр хакимиятләре алдында күтәрергә уйламыйсызмы соң, дигән сорауга, кипкән чикләвекләр сатучы берәү: “Теләмисез икән, эшләмәгез генә диячәкләр”, ди.
Бу җир асты юлын су бер генә тапкыр басмый инде. Узган ел да көчле яңгыр явып, давыл узган вакытта зыян күргән алар. Ә душәмбе көнне ишеп яуган яңгырда җир астындагылар, өстендәгеләр дә, машина эчендәгеләр дә, урамдагылар да зыян күрде.
“Кичә сәгать төнге 10 га кадәр чистарттык суларны. 3 су суырткыч (насос) эшләде. Бу беренче генә хәл түгел. Былтыр да шулай булган иде. Хакимият бер дә карамый. Сулар китә торган юллар юк. Бөтен су безгә килә”, ди икенче бер урындагы кибеттә көнкүреш химиясе товарлары белән сәүдә итүче Рузалия апа. Алар үзләре янында җыела торган суларның җир астына китә торган урын булмауны хакимиятләргә җиткергән, әмма кыймылдаучы күренми.
Полковник Тимерханов та башкаларның эшеннән канәгать түгел
Дөрес, узган җәй Казанны кату ук су баскач, шәһәр хакимияте мондый гадәттән тыш хәлләргә каршы тора торган махсус бүлекне көчәйткән көчәйтүен. “Узган елгы давылдан соң мэр безгә өстәмә 20 коткаручы бирде. Аннан соң безнең берләштерелгән диспетчер үзәге бар. Без ел ахырына кадәр, Европа системасы кебек, 112 дәрәҗәсенә чыгарга тиешбез”, ди Казан шәһәре башкарма комитетының кешеләрне саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов. 4 яңа су суырткычлар да алган алар. “Без ул-бу була калса, коткаручылар гына бит”, ди Тимерханов. Һәм шәһәр хакимиятенең башка идарәләренең эшеннән алай ук канәгать түгел икәнлеген дә белдерде. Восстания урамындагы җир асты юлындагы су суырткыч эшләмәгәч, нәкъ аларның хезмәтенә мөрәҗәгать иткәннәр дә инде.
Шәһәр башлыгының коткаручылар хезмәтен көчәйтүе яхшы әйбер ансы. Әмма шәһәрнең гомүмән су китү челтәрен һәм су баса торган урыннарга: җир асты юлларына, метроларга куелган су суырткычларны замана таләпләренә туры китереп карап, төзекләндереп тору да көн үзәк мәсьәләдән төшеп калган кебек тоела. Казандагы 1700 чакрымнан артык юлның 260 чакрымы астында гына сү үткәргеч торба бар. Алар да көчле итеп яңгыр яуса суны сыйдырмый.
Taшкыннан юлдагы тишекләр дә машина төшеп китерлек булып зурайды
Дүшәмбе булган көчле яңгырда шәһәрнең күпме зыян килгәне әле санап чыгарылмаган. Төгәл итеп ахырына чыгулары да икеле. 107 фатирның түбәсеннән көчле су үтү, метроның “Тукай мәйданы” тукталышын, Декабристлар һәм Восстания кисешендәге җир асты юлын су басу гына рәсми теркәлгән. Мөрәҗәгать итмәүчеләр дә хисапсыз. Күпме машина ул көнне тәрәзәләренә кадәр суда утырды.
Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан әз генә булса да ярдәмгә өмет бармы соң? Фирдинант Тимерханов сүзләренчә, булуы икеле. Бирсәләр дә бик аз булачак. Узган җәйдәге давыл вакытында Казан нык кына зыян күргән иде. Ярдәм нәкъ бер елдан соң гына килеп җиткән. “500-ләп хуҗалык мөрәҗәгать иткән иде. Аларга 1000 сум акча бирергә тиешләр. Бу акчага нәрсә эшләп була соң? Анда бит кайберәүләрнең түбәсе җимерелде, кайберәүләрнең тәрәзәләре ватылды”, ди Тимерханов.
Ә су басудан зыян күргәннәр исә, үзара шушы араларда тагын көчле яңгырлар була икән дип сөйләшә.
XS
SM
MD
LG