Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемне камчыларга?


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Башкортстан матбугатында, тиздән бу республикада телләр канунын бозган өчен штрафлар кертеләчәк, дигән хәбәр таралды. Татарстанда да мондый тәртип урнаша аламы?

Бер ай чамасы элек Казан метросында билет сатучы студент Наил Нәбиуллинны татарча эндәшкән өчен милләтчелектә һәм шовинизмда гаепләгән иде. Бу хәлдән соң Наил “Азатлык” радиосына сөйләгәндә, бу уңайдан прокуратурага хат язырга вәгъдә итте. Бер ай узды, хатлар язылган, әмма барыбер метрода әле мондый хәлләр күп очрый дип борчыла Наил Нәбиуллин.
“Кызганычка каршы, мондый очраклар күп. Татарның битарафлыгы сәбәпле мондый хәлләр арта гына. Бу эштә исә, прокуратурага хатлар җибәрелде, ләкин әлегә җавап килмәде. Әмма без бу эшне дәвам итәргә уйлыйбыз. Киләчәктә татар яшьләрен бергә җыеп аларга бу хәлләрне аңлатырга, үз хокукларын яклауга өндәргә һәм мондый хәлдә калганда нишләргә, кая барырга икәнен аңлатырга җыенабыз. Без китапчыклар чыгарырга уйлыйбыз. Анда бөтен кирәкле оешма исемнәре, телефон номерлары һәм конституция, кануннардагы маддәләр булыр дип уйлыйбыз”, диде Наил Нәбиуллин.
Татарстанда ана телен саклап калыр өчен берни дә эшләнми дип булмый. Депутатлар җыелып теге яисә бу канунны тикшерә, татар яшьләре төрле җыелыш, фестивальләр дә үткәрә. Әмма бүгенге көндә тел өлкәсендә эшләүчеләрнең күбесе канунның үтәлешен каты таләпләр белән генә төзәтеп була дигән фикердә тора. Башкортстанның Октябрь районында телләр турындагы канунны бозган өчен кертелергә торган акчалата җәзалар, Татарстанда да урнаштырыла аламы? Бу сорауларга Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхина җавап бирде.
“Тел турындагы канунның нигезендә конституция мәддаләре ята. 26 мәдда нигезендә, һәркем үз туган телендә, яки үзе теләгән телдә аралашырга хокуклы дигән. Конституциядә шулай диелгәч, кешеләрдән ике телне дә белүне таләп итеп буламый. Әгәр дә җирле хакимият ике телне дә мәҗбүри өйрәнергә дигән яңа канун кабул итә икән, бу конституциягә каршы килә.
Ә инде кулланучылар хокукын яклау канунына килгәндә, аның буенча без теләсә нинди сәүдә үзәгенә кереп үзебезнең туган телебездә мәгълүмат алырга хокуклы. Әгәр дә сезгә татарча җавап бирмиләр икән, ул очракта административ хокук бозу эшен кузгатырга мөмкин, әмма конституциядә тел турындагы канунны бозган өчен, төгәл җәза юк. Анда дин, намус, вөҗдан турында бар, әмма тел турында язылмаган”, диде Зөбәйдә Яхина.
Милләтпәрвәр татар егете Наил Нәбиуллин исә, штрафларны кертү телне саклап калуда нык ярдәм итәр иде ди.
“Штрафлар һичшиксез кирәк. Чөнки республикада татар теле “ипигә” бәйләнмәгән, аның өчен сиңа беркем дә өстәп акча түләми. Мәсәлән, урыс телен белмәсәң, сине эшкә алмыйлар, укырга да керә алмыйсың. Штрафлар керткәч кенә татар теле хөрмәткә ия булачак, аны беләчәкләр. Штрафлар әйбәт булыр иде. Чөнки кеше акча югала дигәндә генә куркып өйрәнәчәк ул телне”, диде Наил Нәбиуллин.
Телләр канунын бозган очракта нинди җәза көтелә дигәндә, шактый гына буталчыклар туса да, кешене татар телендә мөрәҗәгать иткән өчен милләтчелектә һәм шовенизмда гаепләүгә исә һичшиксез җинаять эше кузгалтып була, ди юрист Зөбәйдә Яхина.
“Аңа карата шундый сүзәр әйтелгән икән һәм моны исбатлап торучы шахитләре бар икән, әлбәттә моны мәхкәмәгә бирергә була. Монда административтан бигрәк, җинаять җаваплылыгы турында да сүз йөртергә була. Милли, тел, дин ягыннан кимсетү сүзләре әйтелә икән, моның өчен җинаять җаваплылыгы да каралган. Монда оту нәрсәдән тора. Ике мизгелне истә тотырга кирәк. Беренчедән, бу сүзләр әйтелгәнен, исбатлаучы шахитләр булырга тиеш. Икенчедән, чынлап та бу сүзләр кешенең намусын кимсетәме. Бу әйберләр үтәлсә, эшне җиңеп чыгып була”, диде Зөбәйдә Яхина.
Әлегә Наил Нәбиуллиннан кала Татарстанда үзенең хокукы бозылуны даулап йөрүчеләр күренми. Дәүләт шурасы да Татарстанда телләрне үстерү программасына үзгәрешләрне октябрь аенда гына карыячак.
XS
SM
MD
LG