Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль университетлар кануны Дәүләт Думасында


Русия хөкүмәте федераль университетлар эше турындагы канун өлгесен Дәүләт Думасына тапшырды.
Берничә югары уку йортын берләштерүче 2 федераль университет инде Красноярскийда һәм Дондагы Ростовта төзелде, өченчесе Ерак Көнчыгышта төзелә.

Әлеге канун өлгесендә мәгариф, яңалык кертү, финанс-хуҗалык эшләрендә аерым хокукларга ия булган федераль университетларда идарә структурасын, финанслау күләмен һәм академик иреклекләрне дә башкача итү күздә тотыла.

Июнь ахырында Казан дәүләт университеты ректоры Мәкъсүм Сәләхов Казанда да федераль академик университет оештыруны тәкъдим итте.

Сәләхов бу яңа уку йортына Казан дәүләт университетын, Татарстан фәннәр академиясен һәм Русия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәген кертергә тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG