Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда телефон террорчысы тотылды


Башкортстанның оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Түбән Усла авылында телефон терроры белән шөгыльләнүдә шикләнелүче 25 яшьлек кешене тоткарлады.

Идарәнең матбугат бүлеге белдерүенчә, 20 июльдә ул кеше үзенең кесә телефоныннан милициягә шалтыратып Уфа һава аланындагы очкычларның берсенә бомба куелу турында әйткән.

Бомба табылмаган. Әмма шалтыратучыны тапканнар. Ул кеше бер атна элек милициягә Стәрлетамак үзәгендәге банкта бомба куелуы турында да ялган хәбәр биргән булган.

XS
SM
MD
LG