Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутат прокурорны “манчый”


Башкортстаннан Русиянең дәүләт думасына сайланган депутат Иршат Фәхретдинов прокурорны тикшертергә тели.

Ул республика прокуроры Сергей Хуртинны эшкуарларны канат астына алып, алардан матди ярдәм күрүдә гаепләде. Аның сүзләренчә, Хуртин 2007 елда эшкуарлар алган юллама белән Төркиядә ял иткән.

Икенче очрак - элекке эшкуар, бүген федераль милек идарәлегенең республика бүлекчәсен җитәкләгән Наил Вәлиев прокурорның фатирын төзекләндерергә 4 миллион сум акча биргән. Депутат болар турында генераль прокуратурага хәбәр итеп, прокурорны коррупциядә тишертергә җыена.

Иршат Хәбиров күптән түгел Башкортстан президентының элекке башлыгы Радий Хәбировны яклап чыккан иде.
XS
SM
MD
LG