Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:49

Обама Берлинда Меркель белән очрашты


АКШ президентлыгына демократлар намзәте Барак Обама Якын Көнчыгыш сәфәрен тәмамлап Берлинга килде.

Биредә ул Германия канцлеры Ангела Меркель белән очрашты. Канцлер сүзчесе алар дөнья икътисадыннан алып Иранга кадәр мәсьәләләр турында бик ачык сөйләшү үткәрде ди.

Якын Көнчыгыш сәфәре ахырында Иерусалимда Обама президент булып сайланса Израильгә ныклы таяныч булачагын белдерде.

Обама шулай ук Иранның атом коралына ия булуы бик зур куркыныч тудырачак дип моңа юл куймаска чакырды.

XS
SM
MD
LG