Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:17

Блумберг һәм Гейтс тәмәкегә каршы $375 миллион бирә


Дөньяның иң бай 2 кешесе, Нью-Йорк шәһәр башлыгы Майкл Блумберг белән Майкрософт ширкәте хуҗаларының берсе Билл Гейтс тәррәкый итүче илләрдә тәмәкегә каршы көрәш өчен берләште.

Алар үз сүзләре белән әйткәндә "тәмәке эпидемиясенә" каршы көрәш өчен 375 миллион доллар вәгъдә итте.

Бу акчалар хөкүмәтләр белән бергәләп тәмәкегә каршы көрәшүче төркемнәргә һәм җәмгыятьтә тәмәкегә карашны үзгәртүгә тотылачак.

Алар бүгеннән алып 2030 елга кадәр тәмәкегә бәйле авырулардан үлүчеләрнең 80 проценттан артыгы уртача керемле илләр булачак ди.

XS
SM
MD
LG