Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 16:01

Башкортстан Татар конгрессы икәү булырмы?


Башкортстан Татар конгрессы башкарма комитеты үзенең чираттагы утырышын үткәрде.

“Чираттагы” дип әйтүе дә кызык тоелыр инде. Ни өчен дигәндә, быел башкарма комитет әгъзалары нибары икенче тапкыр гына уртак сөйләшүгә җыела алды. Былтыр декабрь аенда БР Татар конгрессы үзенең корылтаен үткәреп, анда Башкарма комитетның яңа рәисе итеп билгеле галим Тимергази Арслановны сайлап куйганнар иде. Шуннан соң бер генә җыелышта катнашып, гаип булды ул. Айлар буе дәваханаларда ятуы хакында хәбәрләр килеп кенә торды.

Чәршәмбе көнне узган утырышта да Тимергази әфәнде катнашмады. Аны тагын дәваханада диделәр.
Башкарма комитет утырышы көн тәртибенә өч мәсьәлә кертелгән иде. Башта анда катнашучылар Русиянең иң эре татар авыллары ассоциациясенә керү өчен әзерлек башлау мәсьәләсен тикшерде. Бу мәсьәлә буенча мәгълүматларны Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин бирде.

Мәгълүм ки, май аенда Русиянең эре татар авыллары ассоциациясен төзү җыены Татарстанның Актаныш районында үткән иде. Әмма анда Башкортстан татар авыллары вәкилләре катнаша алмады. Моны Мәҗит Хуҗин Башкортстан хакимиятләренең каршы килүе белән бәйләп аңлатты.

“Татарстандагы җыенга барырга дип сайланган милләттәшләргә каты кисәтү һәм эшләреннән бушату белән янаулар җиткерелгән иде”, диде Мәҗит Хуҗин.

Шуңа да карамастан, Башкортстанда да халкы 1 мең кешедән артык булган иң эре татар авыллары ассоциациясен төзү көнүзәк эш булып кала. Бу хакта Башкортстан татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рамил Бигнов та ассызыклап әйтте. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Башкортстанда халкы 1 меңнән арткан 59 авыл бар. Менә шуларны яклау, анда яшәүче милләттәшләрнең үзаңын саклау бик мөһим. Башкортстан татар авыллары ассоциациясен төзү җыенын октябрь аена кадәр үткәрергә кирәклегенә басым ясады Рамил Бигнов.

Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитетында иң зур җанлылыкны уяткан сөйләшү Башкортстанда 2010 елда үтәчәк халык исәбен алуга әзерлекне тикшерү тирәсендә булды. Бу мәсьәлә буенча төп чыгышны танылган татар галиме, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков ясады.

Илдар Габдрафыйков, 2010 елдагы җанисәп алуларга кадәр үк, быел Башкортстанда сынау рәвешендәге халык исәбен алулар да оештырылачагын искәртте. Шушы шартларда, 2002 елда үткән җанисәп барышындагы кебек үк, тагын да татар халкын башкортлар исәбенә кушып куйдыртмас өчен, зур тырышлык салырга кирәк, ди Илдар Габдрафыйков.

Илдар әфәнде башкарма комитет утырышында катнашучыларга Башкортстанда 2002 елда халык исәбен алулар барышында булган ялганлаулар турында мәгълүматлар туплап нәшер ителгән өч китапны да күрсәтте.

Утырышта шулай ук Казанда август азагында үтәчәк 3нче Бөтендөнья татар яшьләре көннәренә вәкилләр сайлау мәсьәләсе дә каралды.

Башкарма комитет утырышында иң зур бәхәсләрне тагын бер мәгълүмат уятты. Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировтан алынган мәгълүмат бөтенләй үк көтелмәгән түгел, әлбәттә. Әмма, барыбер гаҗәпләнү уятты ул.

Баксаң, Ринат Закиров, Башкортстанда әле эшләп килгән Татар конгрессы эшчәнлегеннән республика хакимиятләренең ризасызлыгын исәпкә алып, тагын бер корылтай үткәрергә һәм Татар конгрессының яңа башкарма комитетын сайларга җыенулары турында хәбәр иткән икән. Аның сүзләренчә, Башкортстан татар проблемаларын кискен күтәргән әлеге Башкарма комитет белән Башкортстан хакимиятләре исәпләшми, шуңа күрә дә яңа Башкарма комитет төзү ихтыяҗы бар. Хәтта республика түрәләренә кулай булачак Татар Конгрессына рәислеккә кемне куярга теләүләре дә мәгълүм имеш. Ул – Башкортстан дәүләт педегогия университеты ректоры, республика Дәүләт җыелышы депутаты Раил Әсәдуллин.

XS
SM
MD
LG