Accessibility links

Кайнар хәбәр

Раил Сарбаев дилбегәгә нык ябышты


Башкортстан рәсми мәгълүмат чаралары республика хөкүмәтенең яңа башлыгы Раил Сарбаевның һәр адымын җәмәгатьчелеккә җиткерә бара.

Әле күпчелек газеталар Раил Сарбаевның вазифасына килүенә 100 көн тулу уңаеннан, аның белән бик күләмле әңгәмә әзерләп бастырды. Әлеге сөйләшүдә хөкүмәт башлыгы 100 көндә башкарылган эшләр турында да, алдагы бурычларга да туктала.

Гади кеше күзлегеннән генә караганда да, Раил Сарбаев үзен бик тынгысыз җитәкче сыйфатында күрсәтә. Я ул районнарга көн саен диярлек барып, андагы хәлләр белән таныша һәм үзенең ризасызлыгын белдерә, я ул боралакта районнар өстеннән очып кайтып, төбәкләр башлыкларын утлы табага бастыра.

Чәршәмбе көнне Раил Сарбаев Күгәрчен районына барып, анда районның яңа хакимият башлыгын тәкъдим итеп кайткан иде. Атнакич көнне исә хөкүмәт башлыгы Илеш районына барды. Анда да хакимият башлыгы алмашынды. Элекке “хуҗа” Александр Ким урынына анда хәзер контракт нигезендә хакимият башлыгы итеп Илдар Мостафин тәгаенләнде. Элекке хаким өстеннән тикшерү үткәрелеп, аның әллә күпме кырын гамәлләре фаш ителгән иде. Шуңа да карамастан, Раил Сарбаев Александр Кимга 1995 елдан бирле районны җитәкләгәне өчен рәхмәтен белдерде. Ә яңа хакимгә ул районда җыелып киткән проблемаларны хәл итүдә уңышлар теләде.

Шулай итеп, Раил Сарбаев кайбер сәяси күзәтүчеләр фикеренчә, Башкортстанда дилбегәне үз кулына ала кебек. Илеш районына ул президент хакимиятенең өч көн элек кенә тәгаенләнгән яңа башлыгы Азамат Сәгыйтовны да алып барды. Кул арасына керә торсын диптер инде...
XS
SM
MD
LG