Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимовка “мичкә тәгәрәтәләр”


Башкортстан җитәкчелеге тирәсендә һәр яңа туган көн яңа ыгы-зыгылар алып килә. Президент Мортаза Рәхимовны яратмаучылар да тик ятмый.

“Гадел Русия” фиркасенең Башкортстан бүлеге вәкилләре дә бүген-иртәгә вазифасыннан китәр дип көтелгән Мортаза Рәхимовка каршы чыгуны кирәк тапкан. Бу фирка әгъзалары Русия генераль прокуроры Юрий Чайкага, шулай ук Дәүләт думасы белән Русия Федерация шурасы җитәкчеләренә мөрәҗәгать юллаган. Алар бу мөрәҗәгатьтә Башкортстанда берьюлы премьер-министр һәм президент вазифалары гамәлдә булуны канунсыз дип тану таләбен җиткерә.

Башкортстандагы “Гадел Русия” фиркасен, күп җәнҗалларда катнашып, яманаты чыккан Александр Сидякин җитәкли. Күпләргә мәгълүм булуынча, узган ике ел эчендә ул Башкортстан хакимиятләре белән бер яссылыкта эшчәнлек алып барды һәм алар файдасына күп игелекләр китерде. Мисал өчен, оппозиция башлыкларына яла ягуда аеруча зур тырышлык күрсәтте. Шуның өчен соңгы айларда Сидякин әфәнденең башы мәхкәмә утырышларыннан чыкмый.

Башкортстан хакимиятләре файдасына эшләгәч, Сидякин әфәндене республика исеменнән Русия Дәүләт думасына депутат итеп сайлаячаклар, дигән хәбәрләр йөргән иде. Әмма ул анда үтә алмады. Шуннан соң, быел март аенда ул “һичьюгы” Башкортстан Дәүләт җыелышына депутат булып үтәргә дә тырышып карады. Әмма андагы көрәштә дә теше үтмәде аның. Шуннан Сидякин әфәнде, Башкортстан хакимиятләренә бик нык үпкәләгән кыяфәт чыгарып, республика югары түрәләренә каршы сүзләр сөйли башлады. Бөтенләй бичара калмасын дип, һәм бәлки авызы ябылсын, теле кыскарсын диптер инде, күптән түгел Александр Сидякинны Башкортстанның яңа оештырылган үзәк сайлау комиссиясенә әгъза итеп керттеләр. Әмма моңа гына риза булмаган күрәсең ул. Юкса, Башкортстандагы сәяси корылышның дөрес булмавына шикаять итеп, Мәскәү тарафларына мөрәҗәгатьләр җибәреп ятмас иде.

“Гадел Русия” фиркасе Башкортстан бүлеге вәкилләренең Башкортстанда берьюлы президент һәм премьер-министр вазифалары булмаска тиеш, дигән таләбенең башка сәбәбе дә бар, дип белдерә бәйсез сәясәтчеләр. Соңгы атналарда, Башкортстандагы барлык сәяси вакыйгаларда төп рольне 100 көн элек кенә тәгаенләнеп куелган яңа премьер-министр Раил Сарбаев уйный башлады. Шул ук вакытта Мортаза Рәхимов “күләгәгә” күчте.

Моны аналитиклар Мортаза Рәхимов хакимият дилбегәсен җайлап кына Раил Сарбаев кулына күчерә, ә Сарбаев исә Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимовның якын дусты дип белдерә. Шулай итеп, Мортаза Рәхимов республикада хакимиятне Раил Сарбаев аша үзенең улы Уралга күчерә кебек килеп чыга. Менә шушы хәлне булдырмас өчен дә, “Гадел Русия”нең Башкортстан вәкилләре Мәскәү тарафларыннан Башкортстанда тәртип урнаштыруны таләп итәдер, мөгаен.
XS
SM
MD
LG