Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр завод-фабрикаларда эшләргә теләми


Җитештерү өлкәсе торган саен эшче көчләргә кытлык сизелә.

Чаллы педагогия институтында “Профессиональ юнәлеш системасын яңарту һәм яшьләргә кирәкле һөнәргә кызыксыну уяту” дигән проектка кул куелды. Проект Татарстанның хезмәт, социаль яклау һәм мәшгүльлек министрлыгы, Чаллы муниципаль берәмлеге, педагогия институты, “КамГЭС” төзелеш ширкәте катнашында әзерләнгән.

Биредә югары белемле белгечләр әзерләү кирәкмәгән уку йорты тәмамлаучыларның 30%ы бүген эшсез икән. Ә менә заводларда, төзелештә эшче куллар коточкыч дәрәҗәдә җитми. Кайбер фаразлар буенча, алга таба да мәктәпне тәмамлаучылар югары уку йортына керү турында уйласалар, 2015нче елга икьтисадый үсешне кул хезмәте белән тормышка ашырырлык кешеләр булмаячак. Шунлыктан, Чаллыда әлеге проект туды һәм аңа төрле яклап имза куелды. Проект яшьләрдә хезмәткә мәхәббәт уятырга тиеш. Төп максат шул. Татарстанның хезмәт министры Айрат Шәфигуллин балалар кече яшьтән үк хезмәт сөеп үсәргә тиеш дип әйтте:

“Хәзер баланы мәктәптә үк кул белән эшләргә өйрәтергә кирәк. Моны хәзер укытучылар башкарачак. Бала үз теләге белән эшче һөнәрен сайларга тиеш. Хезмәтнең хәзер дәрәҗәсе түбән. Кайбер яшьләр каләм-кәгазь тотып 3-4 мең сумга йөрергә риза, ачтан үлсәм үләм, заводка бармыйм, диләр. Хезмәтнең дәрәҗәсен укытучы гына күтәрә ала.”

Яшьләрне хезмәткә җәлеп итү проекты хакында Чаллы педагогия институты ректоры Фәйрүзә Мостафина “Азатлык”ка болай диде:

“Эшче проблемасы үсә бара. Бик күпләр институтка ашкына. Эшче булмаса дипломлы белгечнең кирәге калмый. Безнең укытучылар алга таба бу юнәлештә эшләячәк.”

Әйе, яшьләргә хезмәт юлын күрсәтү турында проект бар дияргә була. Аны Русия күләмендә тикшерергә дә җыеналар. Әлбәттә, мәктәпне тәмамлаучылар, аларның әти-әниләренең фикере дә бар бит.
XS
SM
MD
LG