Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Европаны өйрәтмәкче


Русия сайлауларны күзәтүче халыкара оешма тәртипләренә үзгәрешләр кертүне таләп итә. Әгәр алар кабул ителмәсә, акча бирмәү белән яный.

Бу хакта бүген Русия Үзәк сайлау комиссияесе әгъзасы Игорь Борисов белдерде. Ул Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының сайлауларны күзәтүче Демократик институт һәм кеше хокуклары бюросын берничә көн элек кенә инде дәүләт телевидениесеннән тәнкыйтьләп чыккан иде.

“Бу сайлаучыларның мәнфәгатьләрен кайгырту институтыннан сәяси басым ясаучы оешмага әйләнә бара. Мондый хәл башка дәвам итә алмый һәм шуның өчен реформалар зарур. Алайса бу институтны тоту ник кирәк”, диде Борисов.

Бу көннәрдә Венада узган киңәшмәдә Русия вәкилләре реформа уздыру тәкъдимнәрен җиткерде. Алар күбесенчә төрле чикләүләр кертүгә нигезләнгән. Мисал өчен, Мәскәү, чит ил күзәтүчеләре сайлау буласы илгә бары намзәтләр инде теркәлеп беткәч кенә килергә тиеш дип саный. Шулай ук күзәтергә киләчәк бюро вәкиллеге җитәкчесен алдан ук хакимият белән килештерү зарур, ди. Моннан тыш, сайлаудан соң ясалган хисап та беренче чиратта шул илнең җитәкчелегенә күрсәтелергә зарурлыгын әйтә.

Әгәр Русиянең бу тәкъдимнәре үтәлмәсә, Борисов әйтүенчә, Мәскәү, Демократик институт һәм кеше хокуклары бюросын финанслауны киметергә яисә бөтенләй акча бирмәскә мөмкин. Аның сүзләренә караганда, соңгы биш елда Русия болай да әлеге бюрога акча бирүне ике тапкырга киметкән.

Борисов Демократик институт һәм кеше хокуклары бюросы вәкилләренең сайлауларга килмәвенә басым ясап, әлеге оешмага тәнкыйть белдерде. Чыннан да бу бюро Русиядә узган Дума һәм президент сайлауларына килүдән баш тартты. Алар моны Русиянең күзәтүчеләрне соң чакыруы һәм визалар ясауда ыгы-зыгы тудыру белән аңлатты.

Төсле инкыйлаб куркыткан

Демократик институт һәм кеше хокуклары бюросы директоры Янеш Ленарчи исә бюроның билгеләнгән бурычлары бар, ди.

“Русия ягы сүзләренең мин берсе белән тулысынча килешәм – сайлауларны күзәтү сәясиләштерелмәгән булырга тиеш. Ә чикләүләр кертүгә килгәндә, минем уйлавымча, оешмага кергән 56 ил генә бергә сөйләшеп чикләүләрне кертә ала. Әгәр бюро күзәтүчеләре сайлауларны ике атна гына күзәтергә тиеш дигән карарга килә икән. Мин алар белән килешәчәкмен. Әмма әлегә андый чикләүләр юк”, диде Ленарчи.

Күп кенә белгечләр Русиянең Демократик институт һәм кеше хокуклары бюросы эшчәнлеген тәнкыйтьләве урынсыз, ди.

“Бу оешма 10-12 ел эшчәнлегендә, сайлауны күзәтү нигезендә, зур дәрәҗәләргә иреште. Шуңа күрә аларны бөтен илләрдә хөрмәт итәләр. Мәскәүнең аны тәнкыйтьләве мине нык борчый. Әгәр элек Русия сайлау комиссиясе бюроның кайбер хисаплары белән канәгать булмаса да, эшләү өчен шартлар тудыра иде. Хәзер хәл бөтенләй үзгәрде һәм бу бик кызганыч”, диде Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы белгече Пол де Грегорио.

Русия тарафыннан, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына карган бюро эшеннән канәгатьсезлек 2003 елдан соң башланды.

“Ул елны Дума сайлаулары булды һәм бюро күзәтүчеләре сайлау ирекле узды, әмма гадел булмады диде. Ә 2004 елны Украина сайлауларының соң шулай ук каты тәнкыйть белдерелде”, диде чит илләрне өйрәнүче белгеч Андрей Загорский.

Ул бу каршылык Кремльнең төсле инкыйлабтан куркуыннан килеп чыкты дигән фикердә тора.

Русия үз сайлауларын күзәүтәгә һәрвакыт чит илләрдән азрак күзәтүче кертергә тырыша. Әгәр Беларус президенты Александр Лукашенко тиздән узачак парламент сайлауларына 350 халыкара күзәтүчене дәшкән булса, 2007 елны Русия Дума сайлауларына биш тапкырга азрак күзәтүчене чакырган иде.
XS
SM
MD
LG