Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:38

Июль башында Татарстанда зур милли вакыйга булып узды. Нурлат шәһәрендә чуашлар үзләренең Бөтенрусия “Уяв” бәйрәмен уздырдылар.

Самар өлкәсеннән бу тантанага бик зур делегация барган иде. Самар чуаш хәрәкәтенең актив әгъзасы, Самар “Дуслык йорты”ның өлкән методисты Валентина Иванова Нурлат шәһәрендә булган тәэсирләре белән уртаклаша:

“Уяв” бәйрәменә Русиянең күп төбәкләреннән һәм дүрт чит илдән 1200 үзешчән артистлар килгән иде. Бәйрәмнең мәгънәсе дә бик үзенчәлекле. Май аеннан башлап чуашлар яшәгән төбәкләрдә җырлы - биюле - такмаклы әйлән-бәйлән уеннары уздырыла. Бу уеннар язгы эшләр тәмамлангынча дәвам итәләр. Борынгы ырымнарга ышансаң, никадәр көчлерәк җыр яңгыраса, шул кадәр уңыш зуррак булырга тиеш икән.

Татарстанда бик көчле чуаш оешмасы эшли. Аның җитәкчесе - Константин әфәнде искитмәле булдыклы, тырыш, уңган кеше. Малын һәм акылын чуаш милләтенә хезмәткә юнәлтә. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев чуаш халкына олуг ихтирам күрсәтә. Татарстанда татарлар белән чуашлар үзара: “Минем дустым, минем иптәшем, минем братым” биеклегендә көн күрәләр. Милләтара дуслыкка сокланып кайттык”, ди Валентина Иванова.

Самардан Нурлатка бер итальян да барган иде. Ул моңа кадәр чуаш халкының барлыгын да белмәгән. Итальянга Русиядә күп милләтләр яшәгәнен аңлатырга туры килгән.

“Итальянның чуаш бизәкләрен күреп исләре китте, бигрәк тә аны хатын-кызларның баш киемнәре кызыктырды. Чуаш хатын-кызының иң зур байлыгы – аның башлыгы булган, чөнки башлык акча-тәңкәләрдән тегелә торган булган. Ирдән аерылырга туры килгәндә дә чуаш хатыны үз башлыгын гына алып китәргә хокуклы булган”, дип итальянга аңлатырга туры килгән Валентина Ивановага.

Юл уңаенда болынга туктап җир җиләге ашаганда да итальянлының моңа исе киткән. “Бу җиләкләрне кем үстерә?”, дип сораган. “Беркем үстерми, үзе үсә”, дигәнгә гаҗәпләнеп, үзе белән берничә җиләкне төпләп, Италиягә алып китәргә булган.

Самар чуаш милли хәрәкәте вәкиле Валентина Иванова әйтүенчә, Нурлатта узган “Уяв” бәйрәменә Чувашстан мәдәният министры да, чуаш конгрессы рәисе дә килмәгәннәр. Җыенда “Уяв”ны чиратлашып Русия буйлап уздырырга дигән фикер әйтелгән булган. Нурлат чуашлары моңа каршы төшкәннәр. “Уяв” – Нурлат шәһәренең рухи байлыгы булып калырга тиеш дигән фикердә икән.

XS
SM
MD
LG