Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:07

Чавес Испаниядә авызын ябып тормыячак


Венесуела президенты Уго Чавес Испаниягә килде.

Бу былтыр бер саммитта Испания патшасы Чавеска "авызыңны яп" дигәннән соң Венесуела президентының Испаниягә беренче сәфәре.

Былтыр Чилида Чавес Испаниянең элекке премьер министры Хосе Мария Азнарны фашист дип атаганнан соң испан патшасы аңа авызын ябарга кушкан иде.

Бүген Испаниягә килер алдыннан Чавес Хуан Карлос патшаны Майоркада очраткач кочакларга теләвен, әмма авызын ябарга җыенмавын белдерде.

XS
SM
MD
LG