Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:44

Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтәрияте тырышлыгы белән быел “Өмет” төркеменә йөрүче балаларга җәйге ял аланына юлламалар бирелде.

Шундый ук юлламалар Тара шәһәренең “Якташ” балалар клубына йөрүче берничә балага да бирелгән иде. Шулай итеп, июль аенда әлеге юлламалар белән ун татар баласы Омскидан 200 чакрымлап ераклыкта булган “Каенлык” савыктыргыч аланында ял итте. Бу вакытта анда “Балачакның якты төсләре” дип исемләнгән милли-мәдәни юнәлешле алмаш оештырылган иде.

Әйтергә кирәк, балаларның бу ял урыны бик матур җирдә, каеннар арасында урнашкан, ерак түгел бик үк зур булмаган күле дә бар. 2006 елга кадәр бу урында “Омскшина” җәмгыятенең ял базасы булган. Бүгенге көндә “Каенлык” ял аланнары өлкәдә балалар өчен булдырылган ял урыннарының иң яхшылараннан берсе булып санала.

Атна уртасында татар мохтәрияте активистлары һәм “Мөлдер” казакъ мәдәнияте үзәге вәкилләре аланда ял итүче балалар өчен “Төрки халыкларның мәдәнияте көне” дигән бәйрәм оештыруда катнаштылар. Мәдәният бәйрәмен оештыручылар башта балаларның яшәү шартлары, туклану һәм ял урыннары белән таныштылар. Аннан соң аларны һәр милләт: татарлар һәм казакълар, аерым мәйданчыкларда, берникадәр булса да үз мәдәниятләре белән таныштырдылар. Биредә җыр-биюләр дә тәкъдим ителде, милли уеннар, ярышлар да оештырылды.

Ә татар мәйданчыгы аеруча шау-гөр килеп торды һәм балалар Сабан туен хәтерләтте. 3 сәгать буе ял иткән 250 бала, һәвәсләнеп, аркан тартышуда, капчыкта йөгерүдә, чүлмәк ватуда, көянтәле чиләк, йомыркалы кашык белән йөгерүдә һәм башка бәйгеләрдә ярыштылар, татар һәм башкорт биюе карадылар, татар җырлары тыңладылар.

Өлкә күләмендә алганда, балаларның ял аланнарында мондый милли юнәлеше алмаш беренче мәртәбә оештырылды. “Беренче коймак төерле булмады, үсеп килүче буын өчен кызыклы да, файдалы да булды һәм һичшиксез төрле милләт балалары арасында бары тик дуслык, толерантлык хисләре генә тудырачак”, диләр аланның әйдәманнары. Җитәкчеләр дә шундый ук фикердә һәм алдагы елларда мондый тәҗрибәне дәвам итү зарур дип саныйлар

Июль аенда балалар аланнары Большеречье районының Үләнкүл авылы мәктәбе каршында да эшләде. Биредә инде бары тик Үләнкүл авыл хуҗалыгы җирлегенә караган авыллардан җыелган татар балалары гына ял итте. Аларга ял чараларын оештыруда Үләнкүлнең татар мәдәният үзәге булышлык күрсәтте. Балалар үзәкнең эшчәнлеге белән таныштылар, авылның музеен карадылар. Авылның тарихы, танылган кешеләре турында аларга мәктәпнең тарих укытучысы һәм татар мәдәният үзәге рәисе сөйләде.

XS
SM
MD
LG