Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:56

Бүген Төркиянең сәяси тормышында мөһим үзгәрешләрнең булуы ихтимал.

Чөнки конституция мәхкәмәсе 28 июль көнне хакимияттәге АК партияне ябу буенча башпрокурорның таләбе турында карар бирү максаты белән җыела. Мәхкәмәнең унбер хакименнән җидесе АК партияне гаепле дигән нәтиҗәгә килсә, партия ябылачак һәм араларында премьер да булган 70-ләп АК партия әгъзасына сәясәт белән шөгыльләнү тыелачак.

Хәзер инде сәясәт сәхнәсендә күбрәк АК партиянең ябылу ихтималлыгына бәйле фаразлар бар. Беренчесе - партия ябылып, аның билгеле шәхесләре сәясәттән тыелмаса, шунда ук алар башка бер сәяси партия эчендә укмашып, хакимияттә кала алачаклар. Чөнки 550 урынлы парламентта АК партиянең 340 депутаты бар. Башка исемдә кабат хакимияткә менү алар өчен проблема булмаячак.

Башка бер фаразга караганда, АК партия депутатларының тавышлары белән вакытыннан элек сайлаулар үткәрү буенча карар алыначак. Чөнки АК партия гаделсезлеккә дучар булган бер партия буларак башка исемдә дә сайлауларда катнашса, 2007 елның июлендәгеннән дә күбрәк тавыш алачагына ышана. Бер ел элек үткәрелгән парламент сайлауларында АК партия тавышларның 47 процентын алган иде.

Ләкин вакытыннан элек сайлаулар үткәрүнең бер киртәсе бар. Чөнки парламентка беренче мәртәбә сайланган 150 депутат парламентта ике ел утырмаганлыктан, депутатларга бирелгән мәхсус пенсия хокукыннан файдалана алмаячак. Димәк, АК партиядә дә һәм башка партияләрдә дә әгъза булган депутатларның вакытыннан элек сайлаулар үткәрү тәкъдимен якламаулары икеле. Мәгълүм, кеше башта үз мәнфәгатен кайгырта. Мисал өчен, депуталарның эш хакын күтәрү буенча тәкъдимнәр барлык партияләрнең әгъзалары тарафыннан, хакимияттә яки оппозициядә булуга карамастан шунда ук кабул итәлә.
Биш ел мөддәт өчен сайланган депутатларның, ике ел да тулмастан үз өстенлекләрен югалтырга теләмәүләрен аңларга да була. Чөнки депутат булу өчен алар күп акчалар сарыф иттеләр. Депутат булгач, югары эш хакы, аеруча ике елны тутыргач югары махсус пенсия алу хокукын да казандылар. Нинди кеше болардан коры калырга теләсен ди. “Башта үзең, аннан соң күршең” дигән әйтем бар төрекчәдә.

АК партия моңа да чара тапты. Конституция мәхкәмәсенең 28 июлендә җыелачагы билгеле булгач ук, АК партиянең Истанбул депутаты Ибраһим Егет Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе рәислегенә тизлек белән бер канун үзгәреше тәкдиме кертте. Ул милләт вәкилләренең чыгымнары белән пенсияләре турындагы тәртипне билгеләгән 3671 номерле канунга үзгәреш ясауны таләп итә.

Аның канун проектында депутатларның ике ел мөддәт белән парламентта әгъза булулары шарты көчтән чыгарыла. Бик зур ихтималлык белән бу канун проекты парламенттан үтеп, президентка җибәреләчәк. Үзе дә АК партияле булган президент Гүл дә аны раслатачак дип әйтү өчен сәбәпләр бар. Әмма дүрт көннән соң Конституция мәхкәмәсе АК партияне ябу буенча карар чыгарса, ни булачагын беркем дә белми.

Конституция мәхкәмәсе әгъзаларының бүген карар бирүләре шарты да юк. Бәлки алар тагын берничә мәртәбәләр җыелырлар. Нәтиҗәне көткәннәр исә кызган табада утыруларын дәвам итә.

XS
SM
MD
LG