Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарстан парламенты Көньяк Агым үткәргечен хуплый


Болгарстан парламенты Русия табигый газын Европага кудыру өчен Көньяк Агым исемле газүткәргеч төзү проектын раслады.

Сәгатьләрчә дәвам иткән кайнар бәхәсләрдән соң аны 140 депутат хуплады. 47 депутат каршы тавыш бирде, икесе тавыш бирүдән тыелып калды.

Көчле Болгарстан өчен Демократлар исемле уңчы оппозиция бу проектка каршы чыга. Алар бу үткәргеч Болгарстанда Русиянең кулын көчәйтә һәм Европаның Набукко исемле үз үткәргечен төзеп Русиягә бәйлелеген киметү тырышлыгына зыян китерә диләр.

10 миллиард евролык Көньяк Агым килешүен хөкүмәт гыйнвар аенда имзалады. Әмма ул гамәлгә керсен өчен аны парламентның ратификацияләве зарур иде.

XS
SM
MD
LG