Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:46

Обама Парижда


АКШ президентлыгына демократлар намзәте Барак Обама Европа сәфәрен дәвам итеп Берлиннан Франциягә килде.

Обама Парижда Франция президенты Николя Саркози белән очрашудан соң Лондонга китә.

Саркози Le Figaro газетының җомга санында 2006 елда танышкан Обаманы дусты дип атый.

Обама пәнҗешәмбе кичендә Германия башкаласында 200 меңләп кеше алдында чыгыш ясады.

Уз чыгышында ул европалар белән американнарны дөнья алдындагы куркынычларга, шул исәптән террорчылык, климат үзгәрешләре һәм атом коралы таралу куркынычларына каршы яңадан берләшергә чакырды.

Бу атнада Үзәк Азия һәм Европага сәфәр кылган Обама Чикагодагы өенә шимбә көнне кайта.

XS
SM
MD
LG