Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәү күзе инде пляжда


Чаллы татар иҗтимагый үзәге Казанга килеп чукындыруларга каршы пикет ясаган иде
Чаллы татар иҗтимагый үзәге Казанга килеп чукындыруларга каршы пикет ясаган иде

Казандагы дүрт пляж "чукындырылган". Мөселманнар чиркәүне башкалар мәнфәгатен санламауда, хөкүмәтне исә шул чиркәүне яклауда гаепли.

Владимир атакай башкарган

Элек татар һәм башкаларны колонияләштергәндә көчләү, үтерү эшен башлауда, яки рухи терәк булуда гаепләнгән урыс правослау чиркәве "дәвамчылары" пляжларга барып чыккан. «Нижнее Заречье», «Локомотив», Изумрудное күле һәм “Идел-пресс” (“Нәшрият”) янындагы пляжлар төтәсләнгән. Бу турыда “Казан гидротехника корылмаларын куллану идарәсе” хәбәр иткән.

Ярым-шәрә кызыну аланы хуҗалары бу сезонда суда 27 кеше батканга борчылган. Тончыга, көзән җыера барган исерекләр санын ничек киметергә? Алар Казанның Чуйков урамында урнашкан чиркәвендәге Владимир атакайны чакырган. Атакай ялындырмаган, комны, үләннәрне, суны чукындырган. “Чиркәү чарасын оештыручылар, моннан соң бәлки судагы фаҗигалы очраклар кимер дип уйлый”, дип яза «Татар-информ».

Чиркәүдән куркып Аккош күленә

Татар егет-кызларын Vkontakte.ru, Bulmas.ru кебек сайтлар аша аралашырга туплаучы Тимур Фәрхетдинов бу хәбәрне борчылып кабул итүен әйтә. “Идел-пресс” янындагы пляж элек тә чиста түгел иде инде. Анда су да кереп булмый. Тик комы ярый иде әле. Моннан соң Аккош күленә барырга туры килер инде”, ди ул.
Суга батучыларны "саклар өчен" кылынган гамәлне ул "шикле һәм тилемсә" гамәл дип саный.

Тимур Фәрхетдинов “Идел-пресс” комлыгында. Bulmasfoto.narod.ru фотосы.

Ул бу хәбәргә дә ышана алмый һәм кызыну урынын урыс чиркәве ничек изгеләндерә (освящение) ала икән дип аптырый. “Суны, комны, чирәмнедәме?”, дип сорый ул.

Күнегелгәнчә

Ә билгеле дини автор, гигиена, сексология буенча китаплар язган Суфия Галиева исә хәбәргә аптырамый.

“Күнектек инде андый яңалыкларга. Алар моны махсус эшләмәдеме икән? Су буйларында, Кирмән каршында, Казансу буенда безнең мөселман бабайлар, әбиләр каны аккан бит. Гомере буе андый эшләрне башкарырга һәрвакытта чиркәү ярдәм итте. Инде хәзер туктасалар да ярар иде”, ди ул.

Суфия Галиева, берочтан Русия пляжларында гына түгел, дәүләттә, армиядә, мәктәптә дә правослау дине тәэсире артуын, ислам дине көче кимүен күрә. Шулай ук аны Балканнарда меңнәрчә кешене үтерткән серб милләтчелеген яклаулары да борчый. “Хөкүмәт урысларны үз итә”, ди ул.

“Казандагы пляжлар безгә - хәрам”

Ә пляжларга килгәндә, ул мөселманнарга анда йөрмәскә куша. “Гаурәт күрсәтмәсеннәр, яки дөрес киенсеннәр. Пляж ярым шәрә, ыштансызлар белән тулы”, ди Галиева.

Күптән түгел генә Төркиядә булып кайткан Суфия абыстай, мөселман ирләренең билдән югары, тездән түбән ыштан киеп су керүен, ә хатыннарның күлмәк, яулык киеп коенуын әйтә. Димәк, Казандагы пляжлар безгә - хәрам”, ди ул.

Комлыкта гына бозылмый

Билгеле булганча, мөселман яки башка диндәге кешеләр, динсезләрнең хокукын чиркәү комлыкта гына бозмый. Әйтик, Мәскәүдәге кирмәндәге Успен чиркәвендә Олимпиадага багышлап гыйбадәт кылынган. Аны Русия командасы рухи атасы (“духовнигы”) башкарган. Ә командада правослау булмаганнар да бар.

Урыс православ чиркәве җитәкчеләре бу җәйдә үз әрхәрәйләр җыенында кеше хокукларын яклау дини нигездә булырга тиеш, дип белдереп документ кабул итте. Чиркәү татар-башкорт егетләре мылтык тотып сакта торучы армиядә поплар - капеланнар булдырырга да тели. Ике ел элек муллалар исә бу эш Русия конституциясен боза дип белдергән иде.

Чиркәүгә каршы булган Кашаповка җинаять эше

Православ чиркәве, яңа стандартлар нигезендә, мәктәпләргә православ мәдәнияте нигезләре дәресләрен кертү хәстәрен дә күрә башлаган да инде. Монысы татар милләтпәрвәрләрен борчый тора. Бу нисбәттән Чаллыда булган вакыйга да билгеле. Андагы бала табу йортына килеп атакай “төтәтеп” киткән булган. Бу мөселман ата-аналарның ачуын чыгарган. Моңа каршы Чаллы татар иҗтимагый үзәге каршылык хәрәкәтен алып барды. Тик шул гамәлләрендә хата табып, үзәк рәисе Рәфис Кашаповка җинаять эше кузгатылды.

Казанда исә пляжны «чукындыруга» каршылык ясарга җыенучы күренми. “Без попларны күрмәдек. Алар безгә тимәде. Бер эш тә эшләтеп булмыйдыр инде”, ди комлыкта дуслары белән ял итүче Тимур Фәрхетдинов.

XS
SM
MD
LG