Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аклау карары тормышта “кара тап” булып бара


Тимур Сәитгәрәев өчен аклау карары “кара тап” булып тора
Тимур Сәитгәрәев өчен аклау карары “кара тап” булып тора

Петербур губернаторы Валентина Матвиенкога һөҗүм әзерләүдә гаепләнүче Тимур Сәитгәрәев аклау карары булуга да карамастан, “террорчы” исемен йөртә.

Билгеле булганча, узган ел Федераль иминлек хезмәте Тимур Сәитгәрәев, Равил Моратов һәм Владислав Барановны Питербур губернаторы Валентина Матвиенконы үтерергә җыенуда гаепләп, ышанычлы дәлилләр белән кулга алуын белдерде. Тикшерүчеләр аларны Питербур Сабан туенда Матвиенко янында гранаталар шартлатырга җыенуда гаепләде.

Әмма апрель аенда Питербур шәһәр мәхкәмәсе аларны аклау карарын чыгарган иде. Июнь ахырында исә Русия югары мәхкамәсе губернаторга һөҗүм әзерләүдә гаепләнүчеләргә аклау карарын раслады. Ләкин аклау карары булуга да карамастан, Тимур Сәитгәрәев әле дә “террорчы” исемен йөртә.

Сәитгәрәев бу турыда пластик картасыннан эш хакын алырга килгәч белә. Ул өч ай дәвамында “Сбербанк” пластик картасыннан эш хакын ала алмый интегеп йөри. Банк хезмәткәрләре сүзләренә караганда, Сәитгәрәевның картасы “Террорчылык” кануны нигезендә сафтан чыгарылган.

“Кызыл октябрь” заводындагы эш хакын алырга дип Сәитгәрәев мәхкәмә карары чыкканнан соң килә. Әмма банкомат дөрес булмаган пин-код кертелүен күрсәтә. “Сбербанк”ның Төньяк-Көнбатыш бүлеге хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткәч, алар яңа хисап картасын ачарга тәкъдим итә.

Сәитгәрәев гариза язып, өч атна үтеп кабат банкка килгәч, андагы хезмәткәрләр аның яңа хисап ача алмавын әйтә. Чөнки Тимур Сәитгәрәев терррорчылыкны финанслауда шикләнелә икән. Сәитгәрәевның иске картасын да аның күз алдында ертып ташлыйлар, дип хәбәр итә “Фонтанка” интернет газетасы.

Тимур Сәитгәрәев “Сбербанк”ның үзәк бинасына мөрәҗәгать итеп, аннан да төгәл җавап алмагач, банк җитәкчелегенә гариза язган. Әмма алардан да әлегә хәбәр юк икән.

Сәитгәрәевның адвокаты Владислав Лапинский сүзләренә караганда, ул мондый очракны беренче күрә. Аклау карары булуга карамастан, кеше исеменә тап төшерелеп, аның тормышына зыян килгән.
XS
SM
MD
LG