Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үз казанында кайнаган губернаторны халык танымый


Русиядә губернаторларны тану кими. Күпчелек халыкка бары үз җитәкчесе исеме генә таныш.

Шул исәптән татарстанлыларга да. Күп кенә төбәк җитәкчеләре хәзер Русиянең төп сәяси юнәлешен билгеләүдә, ягъни социаль, икътисад мәсьәләрне хәл итүдә катнашмый. Алар күләгәдә кала. Шул сәбәпледер, халык арасында да губернаторларны танучы аз.

Күпчелеге бары үз төбәге яки күрше өлкә җитәкчесенең исемен генә атый ала. Бөтерусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру да шуны күрсәткән. Халык иң күп белгән җитәкчеләр ул - Мәскәү мэры Юрий Лужков белән Кемерово өлкәсе башлыгы Аман Тулеев булган.

Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев
Әгәр 3 ел элек уздырган сораштыруда кешеләр арасында Тулиев иң танылганы булса, хәзер Лужков аны узып киткән. Мисал өчен, социаль өлкәдә уңышлы эшләүче дип 14% кеше - Лужковны, ә 8% - Тулеевны атаган. Икътисади өлкәдәге мәсьәләрне чишүдә дә, җинаятьчелек белән көрәштә дә уңышлы эшләүче дип Лужков белән Тулеевны атаганнар.

Питербур губернаторы Валентина Матвиенко һәм Чукытның элекке башлыгы Роман Абрамович алардан беразга гына калышкан. Ә башка төбәк җитәкчеләрен белүчеләр бөтенләй аз.

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге башлыгы Валерий Федоров бу гаҗәпләнерлек хәл түгел, ди. Чөнки 2004 елны губернаторларны сайлау түгел, ә билгеләү тәртибе кертелгәч, күп кенә җитәкчеләр сәясәттән читтәрәк торырга тырыша. Алар Русия күләмендәге мөһим сәяси вакыйгаларда хәзер бөтенләй диярлек катнашмый. Шул сәбәпле аларның исеме массакүләм мәгълүмат чараларында да яңгырамый. Бары берничә җитәкче генә 1990 еллардагы кебек үз өлкәсе яки шәһәренең генә түгел, ә гомуми проблемаларны күтәреп чыга. Мисал өчен шул ук Лужков. Аны хәтта Севастополь мәсьәләсе дә борчый. Тулиев та еш кына төрле мәсьәләләр нигезендә үз фикерен белдерә килә. Шул сәбәпле, әлеге ике җитәкченең исеме иң күп аталаганнардан булгандыр һәм башка губернаторлар да алардан үрнәк алсын иде диелгән.

Әгәр халыкның яртысыннан күбрәге губернаторларны белмәсә дә, аларга хас булырга тиеш сыйфатларны теләп атаганнар. Халыкның 42% җитәкчеләр гадел, намуслы, риясыз, 26% сы халыкны кайгыртырга, аңа якынрак торырга, 12% җаваплы, 6% белемле, 5% үз эшенең остасы булырга тиеш дигәннәр.

Казанлылар исә болай дип саный:

- Алар алга карап эш йөртергә, кешелекле булырга тиешләр. Безнең Татарстан президенты Шәймиевне бик яхшы дипломат дип уйлыйм мин. Ә башка губернаторлар белән кызыксынганым да юк. Чөнки Русиягә бик барырга туры килми.

- Акыллы, көчле рухлы булырга тиеш.

- Аларга төбәкне яхшы белергә, вазыйфасыннан дөрес файдаланырга, халык өчен тырышып эшләргә кирәк. Үзләре дә һәръяклап халыкка үрнәк булырга тиеш. Безнең Татарстан президенты әйбәт. Киләчәктә дә республика җитәкчесе үз милләтебез кешесе булсын иде.

- Һәрберсе байлык туплау турында гына уйлый. Намуслы булсыннар иде. Үз кече ватаннарын яратырга тиешләр.

- Белем булырга тиешләр - Шәймиев кебек. Ул үз халкын ярата, аның өчен тырыша.

- Иң алга киткән төбәкләр ул - Мәскәү белән Питербур. Питербурда Матвиенко яхшы эшли. Алар үзләренең байлыклары белән бик дөрес кулланалар.
XS
SM
MD
LG