Accessibility links

Камаз акцияләрен Daimler AG сатып алырга мөмкин


Германиянең Daimler AG ширкәте Камаз ширкәте хиссияләренең 42% сатып алырга мөмкин. Әлеге алман ширкәте вәкилләре хәбәр иткәнчә, Daimler AG, Русиядә үз корылышын төзү яки Камаз нигезендә машиналарын җитештерүне башлау мөмкинлекләре арасында сайлый.

Әгәр ул Камаз акцияләрен сатып алуны сайласа, Daimler AG Камазга үзенең яңа технологияләрен бирер, Камаз исә, базасын тәкъдим итәр дип уйланыла. Агентлыклар хәбәр иткәнчә, Daimler AG Камаз акцияләрен сатып алу мәсьәләсендә сөйләшүләрен инде башлаган, ахыргы карар ел ахырына кадәр кабул ителер, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG