Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:10

Иранда 29 кеше асып үтерелгән


Иран дәүләт телевидениесенең итернет сәхифәсе 29 кешенең асып үтерелүе турында хәбәр итте. Алар наркотик тарату, үтерешләр, корал кулланып талаулар, урлаулар һәм башка җинаятьләрдә гаепләнгән иде. Шушы 29 кеше ,Иранның Югары мәхкамәсе үлем карарын чыгарганнан соң, асылган. Быел Иранда 100дән артык кеше үлем җазасына хөкем ителгән иде.

XS
SM
MD
LG