Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада су басудан соң коткару эшләре бара


Украинада, соңгы елларда, иң зур су басу булды. Украина Президенты зыян күргән районнарга ярдәм күрсәтү, зыянны билгеләү өчен махсус комиссия төзү турында әмер бирде. Бер өлкәдә генә, су басудан килгән зыян 200 миллион доллар тирәсендә дип исәпләнә. Көчле яңгырлардан соң, Украинаның 4 районын су баскан иде. Аннан 13 кеше үлгән, аларның 5се - балалар. Юллар, кырлар, авыллар, күперләргә зыян килгән.
Шулай ук, Днестрбуе республикасында да кайбер җирләрдә су баскан.
Русиянең Краснодар өлкәсендә һәм Адыгәйдә боз яувып, зыян китергән
XS
SM
MD
LG