Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп – димәк, татар исәбенә башкорт санын арттыру


Мәскәүнең "Космос" кунакханәсе янында. 2004 елның 27 ноябре
Мәскәүнең "Космос" кунакханәсе янында. 2004 елның 27 ноябре

Башкортстан түрәләре бу юлы тагын да зуррак “уңышка” ирешергә ниятлиләр ахры.

Мәгълүм булуынча, 2010 елда Русиядә чираттагы халык санын исәпкә алу (җанисәп) үткәреләчәк. Һәм шушы җанисәпкә әзерлек кысаларында, 2008 елда аерым төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда, җанисәпне сынау сыйфатында алдан да үткәреп караячаклар.

Башкортстан шартларында (совет чоры булсынмы, Рәхимов чоры булсынмы) һәр җанисәп, “төп халык” - башкортларның санын арттырып күрсәтү өчен, хакимият башындагы башкорт элитасының барлык административ ресурсны эшкә җигеп, татарны “башкорт” дип яздырту чарасына әйләнә.

Фәкать 1989 елгы җанисәп кенә, башкорт хакимиятенең шулпаланган вакытына туры килүе сәбәпле, шактый демократик шартларда үтте. Шуңа күрә дә белгечләр нәкъ 1989 елгы җанисәп нәтиҗәләре белән эш итәләр. 1989 елгы җанисәп нәтиҗәләре күрсәтүенчә, татарлар Башкортстан халкының 28.4 % тәшкил итәләр, ә менә татар телен ана теле дип күрсәтүчеләр – 32%.

Эш шунда, Обком түрәләре күрсәтмәсе буенча, татарларның бер өлешенең милләтен “башкорт” дип язганнар, әмма ана телен “татар теле” дип калдырганнар. Шулардан чыгып, Башкортстан халкының өчтән берен татарлар тәшкил итә, дип расларга тулы нигез бар. Ә менә 2002 елгы, иң ялган җанисәпнең саннарын китереп тору да урынсыз.

Әгәр аның нәтиҗәләрен танысаң, Башкортстанда ике җанисәп арасында татарларның я күпләп үлүләрен танырга кирәк (200 мең чамасы), я өерелеп Башкортстаннан күмәкләп чыгып киткәннәр дип уйларга кирәк. Тегесе дә, монысы да хак түгел. Киресенчә, шушы чорда элекке союз республикалардан бик күп татар Башкортстанга әйләнеп кайтты. Бу хәл шундый масштаблар алды ки, хәтта башкорт милли оешмалары Башкортстанга татарлар кайтуын чикләргә кирәк, дигән тезисны күтәреп йөрделәр.

Һәм тагын җанисәп якынлаша. Башинформ агентлыгы хәбәр итүенчә, 25 июльдә Башкортстан хөкүмәте республикада 2010 елгы җанисәпне “уңышлы” үткәрү өчен махсус комиссия төзү турында карар кабул иткән. Һәм, әлбәттә инде, 2008-2010 елларда башкарылырга тиешле чаралар планы төзелгән. Чараларның планда чагылдырылмаганнары да бардыр, мөгаен. Әйтик, ничек итеп “милләт” графасын тутыру турында исәп алучыларга күрсәтмәләр бирүләр.

Башкортстандагы татар милли оешмалары да кул кушырып утырырга җыенмый сыман. Һәрхәлдә, 23 июльдә Башкортстан татарлары Конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы үткәрелеп, анда 2010 елгы җанисәпкә әзерлек эшләре каралды. Аңлашыла ки, әгәр федераль үзәк бу юлы да Башкортстанда түрәләрнең хәрәмләшүләренә күзен йомып торса, татар милли оешмалары берни дә кыла алмаячак. Нәтиҗәдә, “башкортларның” Башкортстандагы нисбәте 50% артып китүе ихтимал. Әлбәттә инде, “тугандаш” татар милләте исәбенә.

Бөек испан язучысы Сервантес, ялган тарихчыларны, ялган акча сугучылар кебек җәзаларга кирәк, дигән. Мөгаен, халыклар саны белән уйнаучыларга да кагыладыр бу.
XS
SM
MD
LG