Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер өлкәсе башлыгы өлкә хөкүмәте алдына яңа бурычлар куйды


Хәтта министрларны бурычлар астына куйды, дияргә дә буладыр.

Кискенлекнең сәбәбе дә юк түгел: узган ярты елда җитештерү 9 % ка үсәргә тиеш иде – чынбарлыкта нибары 2,6 % кына.

Сергей Иванович булдыксызларны эштән куылу ихтималы белән дә кисәтте. Аныңча, әлеге хөкүмәт ишкәкчеләренең берсе - такта, икенчесе - уч төбе, өченчесе таяк белән генә ишүчеләр кулындагы көймәдәй. Тик ул әлегә беркемне дә урыныннан алмады, ә яңа структура игълан итү белән генә чикләнде. Түрәләр алдына “урыннарында дөрес утыру” һәм өлкәне лидер төбәк дәрәҗәсенә җиткерү бурычы куела. Моның өчен алар “идеяләр белән очарга, әмма җирдән аерылмаска тиешләр”.

Яңа хөкүмәттә министрлар саны үзгәрми, ә менә вице-премьерлар саны 5кә җитте. Икесе – беренчеләр. Барлык министрлар да үз урыннарында калдылар. Бары тик Юл хәрәкәте һәм транспорт хуҗалыгы министры урыны гына әлегә хуҗасыз. Бу урынны биләүче Владимир Шмодин, ялда булу сәбәпле, утырышта катнашмады. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәктер: бу министрлык аеруча әһәмиятле, чөнки Идел аша күпер һәм юллар төзүгә биниһая күп акча көтелә.

Яңа хөкүмәттә, Морозов әйтмешли, “фикерләр фабрикасы”, ягъни һәр вице-премьер карамагында “эксперт-аналитик бүлек” булдырыла. “Алар турыдан-туры губернатор белән тоташа”, дип тә өстәде Сергей Иванович.

Монысы – гадәти хәлләр инде. Ә менә мөһим яңалык: җитәкчеләр урынына барлык кандидатлар да башта “Бердәм Русия” фиркасе иләге аша узарга тиешләр. Фирканең Төбәк политсоветы секретаре урынбасары Дмитрий Травкин әйтүенчә, мондый гамәл Генераль политсовет президиумы карары нигезендә башкарыла.

Карар болайрак яңгырый икән: “Партия бүген хакимият органнарын кадрлар белән тәэмин итүне булдыра ала һәм бурычлы да”. Травкин әфәнде, губернатордан фатиха алып, билгеләнгән түрәләрне үз иләге аша үткәргән дә икән инде. Анда һәр кандидат турында “объективка” дигән тасвирлама игълан ителгән. Кандидатларның узган гомере һәм булачак эше турында сораулар төрле яклап булган. Сорауларның бер өлеше ябык режимда – журналистлар юк чагында бирелгән.

Травкин әфәнде әйтүенчә, хәзер җитәкчелеккә кандидатларны билгеләүдә “Бердәм Русия” фиркасе белән киңәшләшү даими практикага әйләнәчәк. Һәм дәүләти хакимият дәрәҗәсендә генә түгел – җирле үзидарә җитәкчелеген билгеләгәндә дә. “Әгәр муниципаль берәмлек башлыгы безнең кеше булса, без, нинди хезмәткәрләр кирәклеген белә торып, кадрлар резервын әзерләячәкбез. Һәм тиз арада буш урынга кадрлар тәкъдим итә алырбыз”, диде “Бердәм Русия”нең җирле лидеры.

КПРФның өлкә комитеты җитәкчесе, өлкә кануннар чыгару җыелышы депутаты Александр Кругликов моны “абсолютное безобразие” дип атады. Кругликов фикеренчә, “Бердәм Русия” совет режимының иң начар коралын үзләштергән, болай да киң таралган коррупциягә партия монополиясе тагын да киңрәк юл ача.

КПСС өлкә Комитетының элекке икенче секретаре Олег Казаров: “Ә нинди максат белән, алайса, без бар нәрсәне дә үзгәрткән идек?”, дип аптырау белдерде. Элек, ичмаса, Конституциядә “КПСС җитәкче һәм юнәлеш бирүче партия”, дип язылган иде. Яңа Конституциядә андый сүз юк. Шуңа да карамастан, номенклатураны КПССча билгеләүнең иң начар вариантын куллану яхшылыкка китермәс”, ди элекке КПСС җитәкчесе Олег Казаров.

Безгә исә “хәерлегә булсын”, диясе генә кала. Чөнки Русия дигән ил-дәүләтләрдә беркайчан да демократия һәм үзидарә дигән төшенчәләргә урын булмаган һәм булырга да охшамый.
XS
SM
MD
LG