Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:09

Икътисад галимнәре Ибраһим Исмәгыйлов, Зөһрә Гафарова белән гомумкешелек сорауларына җавап эзлибез.

Бер безне генә борчымый

Безне генә түгел, бар дөнья халкын борчый торган нәрсәләр турында сөйләшәбез. Билгеле булганча, чит ил һәм Русия чыганакларында, Татарстан газеталарында искәртүләр булды. Соңгы арада нефть һәм газ бәяләренең артып китүе альтернатив башка энергия чыганакларын эзләргә мәҗбүр итте, шул исәптән био-ягулыкка килеп терәлделәр. Һәм шуларны җитештерә башлау нәтиҗәсендә дөнья күләмендә азык-төлек җитештерү бәясе кинәт кенә артып китте һәм шуңа сәбәбле күп кенә илләрдә ачлык проблемасы килеп туган дип хәбәр итә чыганаклар.

Моны аңлар өчен ерак китәсе юк, соңгы ярты елда кибетләргә кереп карасагыз, ашамлыкларның бәяләре шактый артып китте. Шул исәптән, Татарстанда гына түгел, Русия күләмендә энергия чыганаклары игьтисади куркынычсызлык һәм икътисад буенча билгеле галимнәрнең берсе һәм шул чыганакларга бәйле рәвештә хәтта махсус яңалыклар уйлап чыгарган милләттәшебез, икътисад фәннәре кандидаты Ибраһим Исмәгыйлов һәм икътисад фәннәре кандидаты Зөһрә Гафарова белән «Нефтьтән соң тормыш» дигән сорауга җавап эзлибез.

Татарстан, Русия халкын гына борчымый

Амил Нур. Ибраһим абый, сез Татарстан фәненә, фән белән сәнәгать кисешкән җиренә уйлап табучы буларак кереп киткән идегез. Кулда патент, ягъни кояш энергиясен тотып ала торган җайланма һәм аны кабул итү даирәсен җылытыр өчен тапшыру кулланмасы. Ни өчен менә шушы кояш энергиясенә бәйле әйбергә тукталдыгыз?

Ибраһим Исмәгыйлов. Энергия чыганакларын куллану минем өчен зур әйбер. Аның өстендә мин дистәләгән еллар эшлим. Бу патент-уйлап чыгару гына түгел, мин күптән газ, нефть, ташкүмерне ничек кулланалар, аларны да карап барам. 2000нче патент эзләнүләр нефтьнең кайчан да булса бетәсен, кояш нурын ничек тә булса кулланып була микән дигән күзлектән чыгып эшләнелде һәм шуңа патент алынды.

Амил Нур. Ә кайчан да булса нефть бетәргә мөмкинме? 1949 елда “Skince” дигән фәнни журналда “Казылма ягулык энергиясе” исемле мәкалә чыккан булган. Аның авторы Shell исемле билгеле ширкәтнең вәкиле Ким Хобберт. “Хәзер без куркыныч бер ноктада торабыз, вектор вертикаль рәвештә өскә таба үрмәли. Бу бик начар, чөнки сынык югарырак күтәрелгән саен, улочлырак булган саен, шул ук сызык түбәнгә дә катырак, тирәнрәк итеп төшәчәк. Бер моментта без ул сызыкны кире күтәрә алмаячакбыз. Котылгысыз рәвештә бу чыганакларның запаслары бетәчәк”, дип яза ул. Шушы запаслар бетүе куркынычмы, бүгенге кешелеккә яныймы? Ул запаслар күпмегә җитәр дип уйлыйсыз?

Ибраһим Исмәгыйлов. Фәнни бәяләргә караганда, төрле галимнәр, төрле оешмалар, институтлар төрле фикердә. Әйтик, берәүләр Русиянең нефте 26 елга җитә, икенче өлеше - 32 елга ди. Өченче төркем галимнәр 60 елга, хәтта 111 елга җитә дип белдерә.

Зөһрә Гафарова. Төрле мәгьлүмат бар. Латин Америкасында - 35 елга, Татарстанда – төрлечә, ә Русиядә 30-35 еллык нефть байлыклары бар диләр.

Амил Нур. РБК мәгълүматларына караганда, Русиядә нефть 2023 елда бетәчәк.

Ибраһим Исмәгыйлов. 1905 елдан соң Русия җирлегендә җитештерелгән 47 төр продукция дөнья күләмендә беренче урынга чыга.

Амил Нур. Столыпин реформасыннан соңмы?

Ибраһим Исмәгыйлов. Әйе, 1905 елда.

Амил Нур. Бу Русия өчен икьтисади яктан алга китеш була инде ?

Ибраһим Исмәгыйлов.Ул вакытта ук галимнәр нефтьне планетаның биомассасын куллануны тикшергәннәр, бәяләгәннәр. Чимал сатуны хөкүмәт өчен, халык өчен зур зыянлы фактор икәнен дә әйтеп узганнар.Эшкәртелгән чимал чыгару - ул зур әйбер, ул кешеләргә эш урыны бирә, безгә файда китерә, аннан соң без чит илгә нефть, газ түгел, ә эшләнелгән продукция сатканбыз.

Зөһрә Гафарова. Шуңа күрә Русия нефть катламын Төньякта өйрәнә. Өстәмә чыганаклар эзли.

Ибраһим Исмәгыйлов. Ул бит гәләмдә җир килеп чыкканнан соң, кояш нуры, җир, үсемлекләр синтез реакция биреп, миллиард еллар буена формалашып килгән нефть.100 ел бик кыска вакыт. Без бит нефтьне кулланабыз, ә аның ничек килеп чыкканын уйламыйбыз.

РБК журналына караганда, Русиядә нефть 2023 елда бетәчәк.

Зөһрә Гафарова.Әйе, альтернатив энергиягә күчәргә кирәк. Кояш энергиясеме ул, җил энергиясеме, биоэнергияме.

Хөкүмәт программасы кирәк

Амил Нур. Сез Татарстан үрнәгендә кояш энергиясен куллануга ничек карыйсыз?

Зөһрә Гафарова. Минемчә, кояш энергиясен безгә дә кулланырга туры килер. Хәзерге вакытта без аның турында уйламыйбыз, чөнки бездә нефтьтә, газ да бар. Әмма кайчан да булса бетәчәк ул. Галимнәр бу мәсьәләдә эшләргә тиеш. Аңа бик зур игьтибар бирергә кирәк. Чөнки киләчәк турында уйларга кирәк, бүгенге көн белән генә яшәп булмый. Соңы вакытта уран турында бик күп сөйлиләр, Русия Аустралиядән уран сатып алырга тели.

Амил Нур. Бик кызык.

Зөһрә Гафарова. Ә безнең уранны Америка сатып ала, хәзерге вакытта ул бик кыйммәтле энергия чыганагы булып тора. Шуңа күрә Марсны һәм башка планеталарны уран юкмы икән дип тикшерәләр. Бөтен дөнья галимнәре шул турыда бик каты уйлый.

Амил Нур. Сез ишеттегезме, менә шушы көннәрдә генә Франциядә атом энергиясенә бәйле хезмәткәр радиацияга эләккән. Халыкта курку бар.

Зөһрә Гафарова. Башка альтернатива юк бит әле. Атом электростанцияләре хәзер куркынычсыз итеп эшләргә җыена. шулай ук башка төр энергияләр, мәсәлән, биоягулык өстендә эшлиләр. Биоягулыкны куллану бөтен дөньяда бәяләрнең артуына китерде.

Ибраһим Исмәгыйлов. Татарстанда “Энергосбережение Республики Татарстан” дип аталган журнал чыга. Республикабызда андый үзәк тә бар. Алар күп проблемалар өстендә эшлиләр. Булган һәм хәл ителә торган проблемаларны бу журналда яктыртып баралар.

Амил Нур. Шулай ук икенче китабыгыз да бар. Менә монысы “Энергетик, экологик офис”. Моның авторы Г.Ольсан, Копенгаген, Даниядан. Сез шушы кешенең фикердәше булып чыгасыз бит инде.

Ибраһим Исмәгыйлов. Аларны бик хуплап кабул итәм, кояш нурын кулланып, өйне җылытырга, яшәргә була дигән фикер белән тәңгәл килә инде.

Амил Нур. Ягьни, түбә өстенә кояш батарейларын куеп була инде.

Ибраһим Исмәгыйлов. Әйе.

Амил Нур.
Моның өчен кояш нурын энергиягә әверелдерә торган махсус аппарат кирәк. Бик кыйммәт булмыймы?

Ибраһим Исмәгыйлов. Юк, кыйммәт булмый, ул генераторлар була.

Амил Нур. Менә безнең кулдагы сәгатьләр кояш батарейкасында эшли, калькуляторлар.

Ибраһим Исмәгыйлов. Бу тармакта японнар һәм Скандинавия илләре бик тырышып эшли. Германиядә “Мең өй түбәсе” дип аталган программа бар. Ул программаның нигезендә өй түбәләре, котедж түбәләре фотоэлектрик элементлар белән капланыла. 100 йорт, яки 1000 йорт бер контурга тоташа. Алар энергия биреп баралар, кояш нурын туплый торган энергия җыйгыч аркылы иртә һәм кич энергия белән туйдыралар бу йортларны.

Литвадагы нефтьүткәргеч

Амил Нур. Шул ук энергияне завод-фабрикаларга да җибәреп буламы инде?

Ибраһим Исмәгыйлов. Җибәреп була, ләкин аның икенче ягы бар. Завод-фабрикаларда станокларны эшләтер өчен бик көчле энергия кирәк.

Амил Нур. Көче җитми дисез инде?

Ибраһим Исмәгыйлов. Юк.

Амил Нур. Башка чыганакларда күрсәтелгән җил энергиясе, диңгез дулкыннары энергиясе, фотоэлектрик элементларны куллану, хәтта пыяла корылмалар дигән. Алардан энергия саклауда нинди файда китерә?

Ибраһим Исмәгыйлов. Пыяла стеналар бер якка кояш нурын кертә, алар аркылы салкын керми, җылы чыкмый.

Амил Нур. Кайчандыр җил тегермәннәре бар иде, нишләп Татарстанда беттеләр алар?

Ибраһим Исмәгыйлов. Җил тегермәннәренең вазифалары, арышны, бодайны эшкәртеп, безгә он бирү, ул бит энергия түгел. Җил энергиясен куллану өчен, аңа яңа приборлар, яңа генераторларкирәк. Көне-төне җил исеп, аларны бушка әйләндерергә түгел, аларны тупларга кирәк.

Амил Нур. Голландиядә диңгезгә җил тегермәнен тезеп чыгалар. Алар электростанцияләрне диңгез астыннан кабель белән туплый торганнардыр инде.

Ибраһим Исмәгыйлов. Ул «волновая энергия» атала дип. Диңгез дулкыннары ярга меңәр тонна көч белән бәреп, кире китәләр. Менә шушы көчне генератор электр энергиясенә күчерә.

Амил Нур. Татарстанда нефтьтән тыш кояш энергиясен кулланып була, диңгез булмаганлыктан дулкын энергиясе юк инде бездә. Җил энергиясе бераз гына инде. Тагын башка чыганак бармы?
Чүплекләрне алсак, бик күп чүпләр ята, аларны эшкәртеп энергия чыгарып була.

Амил Нур. Менә быел Казанда Самосырово янында чүп күпләп янды.

Зөһрә Гафарова. Башка илләрдә аннан энергия ясарлар иде. Чүпләрне болай гына яндыру - ул бик зарарлы нәрсә, атмосферага, экологияга зыян китерә. Аны эшкәртү өчен махсус заводлар булырга тиеш.

Ибраһим Исмәгыйлев.

Ибраһим Исмәгыйлов. Узган елның апреленда Мәскәүдә Испания галимнәре белән очраштым. Үсемлекләрне җыеп, шуны үстереп, эшкәртеп кыска гына вакытка ясалма нефть алалар, шуннан бензин ясыйлар.

Амил Нур. Сез нефтьне формалаштыру өчен миллиард еллар кирәк дигән идегез, ә болар моны ничек ясый соң?

Ибраһим Исмәгыйлов. Алар эксперименталь фабрика эшләгәннәр, макетларын да алып килгәннәр иде. Фабрикалар станциялар ярдәмендә 10 мең кешедән торган шәһәрчекне энергия белән тәэмин итеп торачак.

Амил Нур. Билгеле булганча, июль аеның башында Испаниядә энергия чыганаклары, ягулык чималларына бәйле очрашу узды. Халыкара Мадридта конгресс узды. Татарстаннан анда бардылармы?

Ибраһим Исмәгыйлов. Конгресска чакырулы идем. Русиянең нефть белән эшли торган бөтен компанияләре катнашты. “Татнефть”нең делегациясе катнашты. Ничек кенә тырышсам да Мадридка барып җитәргә мөмкинчелегем булмады.

Амил Нур. Ул диңгез яры буенда нефть чыгаручыларның гадәти генә тусовка, ял итү урыны булмагандыр бит инде?

Ибраһим Исмәгыйлов. Юк, нефтьне алу, куллану, нефть байлыклары турында сүз барган. Бөтен җир шарында туган нефть проблемаларын бәяләү иде анда.

Йомгаклау

Амил Нур. Әңгәмә барышында нефтьнең 40 елданмы, 100 елданмы, аңа альтернатива буларак башка ягулык, энергия чыганакларын куллана башларга өйрәнергә кирәклеген искәртеп уздык. Нефть чыгаруга гына түгел, илнең игьтисадын, яңа мәгьлүмәти технологияләргә, сәнәгатькә юнәлтергә кирәклеген әйттегез. Шушы конгресста чыгыш ясарга мөмкинчелек булса, сез нинди темаларны әйтер идегез?

Ибраһим Исмәгыйлов. Мадридта катнашырга мин әзерләндем. Мин бөтен дөнья энергетика элитасына мөрәҗәгать итеп, яңа чыганаклар, кояш нурын, җил энергиясен куллану өстендә эшләгез, шунда катнашыгыз дип әйтмәкче идем.

Зөһрә Гафарова. Шуны әйтәсем килә. Менә кояшлы көн, Казанда кайсы подьездга кермә, бөтен җирдә электр лампочкасы яна. Экология, энергия буенча халык бик надан. Энергияне саклый белергә кирәк.

XS
SM
MD
LG