Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:59

Көннәр эссе, бөтен кеше ялда, Казанда бернинди юньле вакыйга юк, газетада, радио, телевидениедә, интернетта кызык хәбәр табып булмый.

Милли тормыш, сәясәт белән кызыксынучы бер дустым июль аен бик авыр кичерә. “Әллә милләт беткән инде, әллә ахырзаман якынлаша”, ди ул. Казанда дөнья беткәч, әлбәттә, татар дөньясында яфрак та калмаячак. Кешеләр су буенда кызынып ятканда, әлеге тынлыктан эче пошып, тәрәзәдән сикерерлек хәлдәге укучыларга шуны җиткерәбез.

Казанда тормыш гөрләп тора. Кайвакытта сулар гөрелдәве көчәя. Узган дүшәмбедә бер сәгать эчендә бер айлык яңгыр күктән аккач, кайбер урамдагы машиналар көймәгә әйләнде. Тәрәзәләрнең пыялалары ачыклары су астына күмелде, ә тәрәзәләре ябык машиналарның мотор куелган алгы ягы су төбендә калып, һава җыелган арт өлеше су өстендә калкып торды. Әлбәттә, урам астындагы су юлларын җайлау кирәклеге искә төште, шәһәр хакимиятләре сүгелде, әмма яңгыр суында батып үлүчеләр турында ишетелмәде.

Ә менә бер атна эчендә эссегә чыдый алмыйча суга чумган 31 кеше ярга чыга алмаган. Шактый фаҗигале кайнар көннәрдә халыкның күп кенә өлеше футбол карарга барды. Шимбә көнне көндезге сәгать 14.00 башланган уенда “Рубин” Мәскәүнең ЦСКА командасы белән алышты һәм беркем дә бер генә туп та капкага кертә алмады. Эсседә кайнар һава сулап трибунада утыручылар кәнәгать калды, чөнки “Рубин” һаман беренче урында бара әле.

Татарстан шахмат мәркәзе

Узган атнада Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Калмыкстан башлыгы, шахмат буенча бөтендөнья федерация, ФИДЕ президенты Кирсан Илюмжинов белән очрашты. “Азатлык” тыңлаучылары һәм укучылары Казанда Шахмат сарае төзеләчәген һәм бу сарайның нинди милли бизәкләр белән бизәләчәген беләдер. Иң мөһиме, бу сарай ФИДЕ акчасына бераз Татарстаннан да өстәп, 2013 ел Универсиадасына кадәр үк төзеләчәк. Хәтта, менә шушы шаккатыргыч яңалыкны да җәмәгатьчелек табигый хәл итеп кабул итә.

Ә бит Татарстан Остап Бендер шахмат уйнап киткән Нью-Васюки түгел, ә чыннан да шахмат мәркәзе. Хатын-кызлар арасында дөнья чемпионаты финалы Казанның Концертлар залында үткән иде. Актаныш кызы Алисә Гәлләмовадан башка, чыгышы белән Ырынбур якларыннан булган Гата Камский бар. Ул Америка чемпионы булды, соңгы елларда ул югары мәктәп тәмамлап адвокат булган, Башкортостаннан килгән бер кыз белән гаилә төзегән. Хәзер Гатаулла яңадан шахматка кайтырга тели.

Рәшит Нәҗметдиновның никадәр оста шахмат композиторы булуын гроссмейстерлар сөйләп бетерә алмый. Кирсан Илюмжинов белән очрашу вакытында Миңтимер Шәймиев янында Татарстан саклау банкы җитәкчесе Геннадий Захаров утырды. Ул Шәймиев белән озак кичләр буе шахмат уйный торган кеше. Заманында аның урынына мелиорация министры, соңрак республиканың агрпромы җтәкчесе булган кеше. Менә озак еллар буе ул Сбербанк башлыгы Захаров Татарстанның шахмат федерациясен җитәкли һәм бу спортка акчалар табып тора.

Шулай булгач, Татарстанда хоккей, футбол, баскетбол, волейбол, су тубы һәм автомобиль чабышлары белән бер үк дәрәҗәгә шахмат уеннары да күтәреләчәк дигән сүз. Илюмжинов белән Шәймиев сөйләшкәндә, Татарстан мәктәпләренә уку программасына шахмат уены да кертү турында киңәшкәннәр.

Ә инде 25 катлы Шахмат сарае төзелгәч, эшләр тагы да шәбрәк китәчәк. Хәзергә сарайның кайда төзеләчәге билгеле түгел, шулай да Илюмжиновны ВИКО- Күргәзмәләр үзәге һәм хәзерге ГИБДД бинасы каршындагы урынга алып барганнар. Дөрес, анда үлән өстендә хоккей уйнау стадионы төзелгән, шулай да 25 катлы Шахмат сарае үзәккә якын булса да, тарихи биналар арасында тырпаеп тормас, дип уйларга кирәк.

Әгәр дә кем дә булса шахмат патшасы сурәтендә төзеләчәк бу сарайны башка урынга куярга кирәк дигән тәкъдим кертергә теләсә – рәхим итеп “Азатлык” радиосына хәбәр итегез. Ипподром тирәсенәме, Кремль каршындагы су эчендәге Зилант Казан ситигамы, вокзал янындагы сазлыккамы – кая гына куелса да бу патша фигурасы Татарстанның тагын бер символына әйләнер. Бәлешкә охшаган цирк һәм Пирамида, Сөембикә манараларына иптәш булырлык сарайга урын эзләүчеләргә нигә ярдәм итмәскә?


Кояш тотылуга искитми

Заманында Казанда Русиядәге иң шәп обсерватория төзелгән. Бу атнада булачак кояш тотылуга дәррәү әзерлек сизелми әле. Казан кешесен хәтта кояш тотулы белән дә гаҗәпләндерә алмыйсың. Энгельгард исемендәге обсерватория чит илләр белән элемтәдә торып, йолдызлар ачуда катнаша. Хәзер аны да ремонтларга вакыт җиткән.

Нургалиев килгәнгә юлларга ак сызыклар кабат сызылды

Казандагы юл төзү гөрелдәүләрен һәм 840 мең комбайнның Татарстан басуларында ничек эшләвен әйтеп тормыйм. Хәзер урак турында сөйләү модада түгел. Бу атна башында Казанда кояш тотылу мәшәкатьләреннән бигрәк Русиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевның килүенә әзерләнәләр. Сишәмбе көнне аны Миңтимер Шәймиев Азино бистәсендәге яңа йортлар күрсәтергә алып бара.

Милиция өчен йортлар да, башкалары да Нургалиевкә ошарга тиеш. “Татарстан яшьләре” газетасында министрның әтисе Гомәр Нургалиев белән әңгәмә басылды. Хәтта Мәңгәр авылында Гомәр ага салып кергән яңа матур йорт рәсеме дә бар. Башка вакытта Рәшит Нургалиев әтисенең өендә кунмаган, чөнки ул кайтканда урам сакчылар белән тула икән. Бу юлы ничек булыр – әйтеп булмый. Һәрхәлдә, Азино тирәсендәге юлларга ак сызыклар яңадан сызылды.

Юбилейлар...

Ахырда шәхесләр турында берничә хәбәр. Июль аенда юбилей үткәрүчеләр арасында күренекле язучы, техник фәннәр докторы Зәки Зәйнуллин да бар. Аңа 75 яшь тулды. Роберт Миңнуллин һәм Ринат Закиров 1 августта 60 еллык юбилейларын каршылыйлар. Дөрес, Роберт әфәнде узган атна ахырында ук Актанышта туган көн үткәреп, Башкортостаннан һәм Татарстаннан дусларын җыеп, бәйрәм итә дә башлады.

XS
SM
MD
LG