Accessibility links

Башкарма хакимияткә - ике баш?


Мортаза Рәхимов һәм Миңтимер Шәймиев
Мортаза Рәхимов һәм Миңтимер Шәймиев

Александр Сидякин президент та, премьер-министр да хакимияте булу илнең конституциясенә каршы килә һәм тиз арада республикада президент кына калырга тиеш, ди.

Соңгы айларда Русия сәясәтендә төбәк җитәкчеләренә караган төрле имеш-мимешләр күренгәли башлады. Яңа президент Медведев килгәч тә, күп кенә сәясәтчеләр шактый гына губернаторларның алмашыначагын фаразлады. Массакүләм мәгълүмат чараларында аларның саны 26га җитергә мөмкин диелде.

Шушы көннәрдә мондый сәяси каршылыклар Башкортостанда да күзәтелде. Биредә “Гадел Русия”нең Башкортостан бүлеге җитәкчесе Александр Сидякинның илнең баш прокуроры Юрий Чайкага, Федерация шурасына, югары мәхкәмәгә язган хаты күпләрнең тынычлыгын какшатты. Бу мөрәҗәгатьтә ул Башкортостанда президент та, премьер-министр да хакимияте булу илнең конституциясенә каршы килә һәм тиз арада республикада президент кына калырга тиеш, ди. Һәм әгәр Мортаза Рәхимов президентлыктан үз теләге белән китергә уйласа, ул үз дәвамчысын үзе түгел, ә Русия президенты сайлап куярга тиеш, дип саный ул.

Бер ай элек чамасы Татарстанда да шуңа ошаган хәлләр булган иде. Республикада президент вазифасы бетерелә, дип җитәкчелек тә, халык та борчылды. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәтта журналистларны җыеп бу хәлләрне уйдырма дип атады, җәмәгатьчелекне тынычландырырга мәҗбүр булды. Шуңа да хәзер Башкортостанда күзәтелгән бу вәзгыять Татарстан сәясәтчеләренә дә кызыклы һәм тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итә. Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов күрше республикадагы бу күренешкә мондый аңлатма бирде:

“Гадел Русия” “Бердәм Русия” кебек үк үзәкләштерелгән бюрократик оешма, шуңа күрә биредә мөстәкыйль генә берни эшләү мөмкин түгел. Әлбәттә бу хәл фирка җитәкчесе Миронов белән килешенгән. Ул үз чиратында моны Медведев хакимияте белән килештергән. Чөнки яңа сайланган русия президенты алдан ук “Бердәм Русия” Путинныкы, “Гадел Русия” Медведевныкы, дип әйтеп куйды.

Әгәр Медведев фиркасе Рәхимовка карата шундый әйберләр эшли икән, бу Рәхимовның президентлык вакыты чыгуын аңлата. Минемчә, Сидякинның бу гаризасы, күптән түгел Радий Хәбировның вазифасыннан алынуы белән дә бәйле. Хәбиров төркеме Мортаза Рәхимовка шул рәвешле җавап кайтарды.

Шулай ук, матбугатта Медведевнең 26 губернаторны эшеннән алачагы турындагы хәбәрне дә онытырга ярамый. Узган бер җыелышта президент яңа губернаторларны кемнәрдән сайларга билгесез, яхшы кадрлар юк, дигән иде. Миңа калса, сайлап алырдай кешеләр бар, әмма алар барсы да “Путинныкылар”. Шулай итеп, Медведев бер ел өчендә 26 губернаторны эшеннән алырга тели һәм Рәхимов алар рәтенә керә, минемчә. Менталитетлары буенча Рәхимов белән Медведев бер-берсеннән нык аерыла. Алар арасында һәрдаим каршылыклар да туып тора. Минемчә, Медведев Башкортостан президентын вазифасыннан алып, башкаларга губернаторлар алмашына башлауга үрнәген күрсәтер”, ди Рәшит Әхмәтов.

“Коммерсантъ” газетасында язылганча, Башкортостан президенты хакимиятендә исә, бу хәлләрне ахмаклык дип, нинди дә булса фикер әйтүдән тыелганнар. Башкортостан прокуратурасы үз чиратында, Русия белән Башкортостан конституцияләре арасында каршылыклар юк диелгән. Радий Хәбиров үзе исә, Мортаза Рәхимовның милли республикаларның башлыклары алмашына башлау мөмкинлегенә борчылып, карарлар кабул итү үзәген хөкүмәткә күчерүе турында әйткән. Аныңча, Рәхимов илдә башка вәзгыять урнашуына карамастан, хакимиятне мөмкин кадәр үз кулында калдырырга тырыша.

Татарстанны да Башкортостан язмышы көтергә мөмкинме дигәнгә, Рәшит Әхмәтов, әлбәттә юк, дип белдерә. Күптән түгел, Шәймиевнең төп көндәше саналган Камил Исхаковның Гарәбстанга Ислам конференциясе оешмасында Русия президенты вәкиле булып җибәрелүе Татарстан президентының көчен тагын да арттырды, ди ул.

“Минемчә, Татарстанда хәл капма-каршы. Рәхимов Медведев белән каршылыклы мөнәсәбәттә булса, Шәймиев белән Медведевнең исә мөнәсәбәтләре яхшы. Күптән түгел Камил Исхаковның каядыр еракка, Согуд Гарәбстанына, бу урында яңа система төзер өчен вәкил булып җибәрелүе дә Шәймиевкә файдалы. Билгеле, Исхаковны күпләр Шәймиевнең төп көндәше дип таныды, күп кенә оппозиция вәкилләре Исхаковның президент булып кайтуын да көтте. Әмма хәл үзгәрде, Шәймиевнең көче арта гына”, ди Рәшит Әхмәтов.

Шулай да милли республикаларда премьер-министр һәм президент статусы арасындагы каршылык җиңел генә хәл ителмәс. Губернатор һәм премьер-министрлар башкарма хакимият җитәкчесе булса, президентлар 3 төрле хакимият тармагыннан да өстен булырга тиеш. Федераль хакимият һәм Русия конституциясе мондый бутылчыкны яратмый. Хакимият я башкарма, я канун чыгаручы, я мәхкәмә тармагында булырга тиеш.

Хәзерге вакытта Татарстан, Башкортостан кебек милли республикаларда президент аппараты белән хөкүмәт ара аппарат бер-берсе белән көндәшлек итә. Татарстан җитәкчеләре, аерым алганда Фәрит Мөхәммәтшин, узган елда ук президент һәм хөкүмәт аппаратын берләштерү темасы тикшерелә, дигән иде. Шулай итеп, күпсанлы башкарма хакимиятләр аппаратлары арасында игълан ителмәгән бәйге дәвам итә. Радий Хәбировның һәм аннан соң килгән Азамат Сәгыйтовның да аппарат җитәкчесе икәнлеге хәтердән чыкмый. Димәк, чиновниклар үзара көрәшеп президент һәм премьерның сәяси гомерен кыскарта.

Рәхимов һәм Сарбаевның язмышы өчен борчылучы Татарстан сәясәтчесен табып булмады. Бу очракта Татарстан һәм Башкортостан җитәкчелегенең язмышы уртак түгел. Димәк, төерне чишү юллары да төрле булачак. Ни дисәң дә Татарстан Федераль үзәк белән шартнамә төзегән бердән-бер республика. Ә Башкортостан һәрвакытта өлкә һәм губерналар белән бер сафта атларга тырыша.
XS
SM
MD
LG