Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:14

Үзбәкстандагы татар җыеннары хисап тота


Сәмәрканд. Бу туристик шәһәрдәге бәйрәмдә 1000 кеше катнашкан.

Сәмәрканд. Бу туристик шәһәрдәге бәйрәмдә 1000 кеше катнашкан.

Үзбәкстандагы Сабан туе җыеннары тәмамланган иде. Шуларга хисап тоталар.

Ул быел зур җанлылык белән узды, дип хәбәр итә Казандагы татар конгрессы хезмәткәре Рөстәм Гайнетдинов.

Сабантуйлар чираты Үзбәкстандагы 7 июнь көнне Зарафшан шәһәрендә башланган, 28 июнь көнне исә Фирганәдә тәмамланган. Хәзер инде шуларның хисабын тоталар.

Рөстәм Гайнетдинов, Сабантуйларына 7дән 70 яшькәчә татарлар килгән, ди. Шулай ук үзбәк, урыс, корея халкы да андагы уеннарга кушылган

7 июнь көнне Зарафшанда, 8 июнь көнне Бохарада һәм Яңаюлда милли җыен узган булган. Зарафшан белән Бохарада Казаннан җырчы Фердинанд Сәлахов һәм “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Гайфуллина катнашкан.

Яңаюлда исә Үзбәкстандагы Татарстан вәкиле дә катнашкан. Әлбәттә һәр шәһәрдәге кебек аларда да бәйрәмдә җирле хакимият вәкилләре дә булган. Ташкенттан килгән «Якташлар», «Сарман» ансамбле дә шул бәйрәмдә булган. Яңаюл Сабан туенда 1500 кеше катнашты, ди Гайнетдинов.

Икенче атнада ул башкала Ташкәнтта узган бәйрәмдә исә 25 000 кеше катнашкан. 15 июнь Нәваи, Сәмәрканд та бәйрәм иткән.

Ташкәнтка Татарстан президентының тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе Тимур Акулов килгән булган. Бәйрәмдә Үзбәкстандагы Русия, Төрекмәнстан, Мисыр, Фәләстин илчеләре дә булган. Концертта исә Казаннан җырчы Нәфкать Нигъмәтуллин һәм Уфадан Артур Туктагулов та катнашкан. Ташкәнт яшьләре дискотека да ясаган.

Шул ук көнне Нәваидәге бәйрәмдә Казаннан Рамил Миндияр чыгыш ясаган. Җирле “Бәйрәм” ансамбле дә сәхнәдә чыгыш ясаган. Милли җыенда 800 кеше катнашкан. Ә Сәмәркандтагы бәйрәмдә исә 1000 кеше булган. Андагы татар ансамбле “Умырзая” чыгышын халык үз итеп кабул иткән.

22 июнь көнне Үргәнч шәһәрендә исә беренче тапкыр мондый бәйрәм ясалган. Ул Әмир Темур мәдәният йортында оештырылган. Шул ук көнне бу шәһәрдә Татар милли мәдәни үзәге дә ачылган. Ташкәнттән җырчылар Рәйхан Мәннапова, Замир Максудов чыгыш ясаган. Анда 1000 кеше катнашкан.

28 июнь көнне Фирганә шәһәрендә Марлен Мәхмүтов, Равил Тугушев, Равил вә Рузалия Камышевлар кебек башкаручылар катнашкан. Якынча 700 кеше бәйрәмгә килгән.

XS
SM
MD
LG