Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:04

Таҗикстанда сабан туе


Талко - Таҗик алюминий ширкәте. Бирегә совет чорында шактый татар эшче яки инженер булып эшкә килгән булган.

Талко - Таҗик алюминий ширкәте. Бирегә совет чорында шактый татар эшче яки инженер булып эшкә килгән булган.

Ә Казаннан килгән җырчы Айдар Габдинов, бу бәйрәмдә кайбер җитешсезлекләрне дә күргән.

Халыкара «АиФ- Таджикистан» газетасы урыс телендә Лира Латыйпованың "Таҗикларда беренче сабан туе” дип аталучы мәкаләсен бастырган. Чыганакның быелгы 39 санында сүз Таҗикстандагы Варзоб таулар арасы уйкулыкта «Шарора» җәйләвендә узган татар бәйрәме турында.

“Таҗикстанда озак яшәп тә, беренче тапкыр шул кадәр күп татар белән башкортны бергә күрдем. Колакны туган тел назлады, җанны сыкратырлык моңнар ишетелде. Үзеңне Казанда яки Уфада кебек хис итәргә дә була иде”, - дип яза Латыйпова.

Таҗикстанга совет чорында шактый санда татар яшәр өчен күченгән булган. Алар аеруча сәнәгать беләшмәләрендә күп эшләгән. Тик соңгы егерме ел элек башланган таҗикара сугышлар, конфликтлар һәм таҗик милләтчелеге, фәкыйрлек, икътисадый тәгәрәү аларның күпчелеген Русиягә кайтырга мәҗбүр иткән.

Автор Таҗикстандагы “Дуслык” татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Римма Хәмзинаны хөрмәт белән искә ала. Шулай ук актив катнашкан кешеләрне дә искә төшереп ала. Араларында балалар да булган. Сабрина Якупова, Элина Миңниярова, Марат Гыйниятуллиннарның татарча чыгыш ясавы авторга аеруча ошаган. Ә милли көрәштә беренче урынны булачак теш табибе Суфиян Зайнулин алган. Сабан туй батыры муенына бәрән салганнар.

Ә Казаннан килгән Айдар Габдинов, бу бәйрәмдә кайбер җитешсезлекләрне дә күргән. “Тик бу әле беренче карлыгач кына булгач, барысы да алда булачак. Иң мөхиме, монда якты аура бар”, - дигән ул. Айдар Габдинов Таҗикстанда татар һәм урыс җырларын башкарган.

XS
SM
MD
LG