Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге атышларда үтеп барган кешеләр яраланган


Мәскәүдә сишәмбе иртән кибетләрдән акчаларны банкка озатып йөрүче сакчыларга һөҗүм булган. Ике кеше үтерелгән. Атышларда үтеп барган берничә кеше һәм һөҗүм итүчеләрнең берсе яраланган. Талаучыларның берсен кулга алганнар, хәзер ул хастаханәдә ята. “Интерфакс” агентлыгы, һөҗүмчеләрнең автомат белән коралланган булуын хәбәр итте.
Инкассация хезмәте кулында бары 1 мең евро гына булган, дип хәбәр ителә. Акчаларны озатып йөрүчеләр “Сбербанк” банкына хезмәт күрсәткән булган.
XS
SM
MD
LG