Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:56

Төркиянең Конституция мәхкәмәсе АК партия эшен карауны дәвам итә


Төркиянең Конституция мәхкәмәсе хакимияттәге фиркане тарату турындагы шикаятьне карауны дәвам итә. Хакимнәр, беренче көнне мәсьәләне караганнан соң, ахыргы карарга килә алмаган иде. Алар нәтиҗәгә килгәнче, көн саен җыелырга җыена. Премьер-министр Рәҗәп Таеп Ердоан җитәкләгән "Гаделлек һәм Тәррәкыять фиркасе", конституциядә күрсәтелгән дәүләтнең дөньяви приницибын бозуда гаепләнә.
Дүшәмбедә, мәхкәмә утырышы башлануга берничә сәгать кала Истанбулда ике бомба шатлаган иде, аннан 17 кеше үлде, 150 кеше яраланды.

XS
SM
MD
LG