Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарпищев Сафинаның да Олимпиадада җиңүенә өметләнә


Русия теннис федерациясе башлыгы Шамил Тарпищев, Русия спортчыларыннан кимендә 4 хатын-кыз уенчының Олимпиада алтын медаль яулый алуына өметен белдерде.

Ул Мария Шарапова, Елена Дементьева, Динара Сафина һәм Светлана Кузнецованың исемнәрен атады. Шулай ук, дөньяның иң көчле теннисчылары рәтенә Тарпищев, АКШтан апалы-сеңелле Вильямсларны, Себриядән Елена Янкович һәм Анна Ивановичны кертте.
Олимпиадада уеннар тәртибе бик тыгыз итеп төзелгән, спортчылар көненә икешәр уен уйнаячак, дип әйткән Тарпищев. Бу хакта "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә
Пекиндагы Олимпия уеннары 8нче августта башлана.
XS
SM
MD
LG