Accessibility links

Кайнар хәбәр

Билет бәясе 10 сумга төште


Шәһәр транспортында йөрү хакы 15 сумнан кире 10 сумга киметелде. Татарстанның югары мәхкәмәсе 7 ай барган эшкә нокта куеп, шундый карар чыгарды.

Соңгы ярты елда гына Казанның транспорт системасы берничә үзгәреш кичерде. Шәһәр хакимияте башта автобус маршрутларын үзгәртеп, халыкта шактый гына ризасызлык тудырган иде, аннан соң моңа өстәп узган елның декабрь аенда билет бәяләре дә 15 сумга күтәрелде. Бу карарны Казан хакимиятенең башкарга комитеты рәисе Рәфис Борһанов имзалаган иде. Шулай итеп, Казан транспорт ягыннан иң кыйбатлы шәһәрләрнең берсенә әйләнде. Бу күренешләргә халык бераз каршы торып карады, әмма барыбер дә гадәттәгечә ахыр чиктә вәзгыять белән ризалашырга мәҗбүр булды.
Билет хакының 15 сум булуга кеше күнегеп бара иде инде. Шәт аның 10 сум торган чакларын күпләр бәлки инде онытырга да өлгергәндер. Шуңа күрә бер мизгелдә транспортта йөрү хакы 15 сумнан 10 сумга төшүе күпләрне шаккаттырды. Чөнки халык хәзер бәянең һаман артып торуын гына гадәти кабул итә. Коммуналь хезмәтләр, фатир бәяләре, ягулык хакы барысы да артып кына бара. Әле берсенең дә кимегәне юк.
Әмма автобусларда билет бәяләренең 15 сум дип билгеләнүнең хокуксыз гамәл икәнен, халык 7 ай белмәгән дә. Баксаң, бу айларда Казан хакимияте белән Татарстан прокуратурасы арасында мәхкәмә эше дәвам иткән. Эшнең башы шунда ки, прокуратура вәкилләре, шәһәр хакимиятенең билет бәяләрен билгеләүгә хокукы юк, ди. Моны алар Русия хөкүмәтенең 1995 елның 7 мартында кабул ителгән кануны белән раслый. Анда шәһәр транспортында йөрү хакын бары тик хөкүмәт кенә билгели ала диелгән. Ә мэрия ул хөкүмәт түгел, билгеле. Прокуратура берничә тапкыр хакимияткә билет хакларын төшерү турында мөрәҗәгать итеп караган, әммә бу сүзләр игътибарга алынмаган.
Шуннан соң прокуратура Казанның Вахитов районына мөрәҗәгать итә. Агымдагы елның язында бу мәхкәмә прокуратура мөрәҗәгатен уңай якка хәл итә. Әмма Казан хакимияте бу нәтиҗә белән кәнәгать булмыйча, эшне Татарстанның югары мәхкәмәсендә дәвам иттерә. Казан хакимияте дә, транспорт комитеты да, билгеле, эшнең алар ягына тәмамланачагына ышанганнар.
Транспорт министрлыгы вәкиле Илдар Латыйпов та, билет хакын билгеләүдә хакимиятне гаепләми, ә киресенчә бу эш белән инде күптәннән шәһәр хакимияте шөгыльләнә, дип белдергән матбугатта. Әмма республиканың югары мәхкәмәсе Казан хакимиятенә каршы торып, прокуратура мөрәҗәгатен уңай якка хәл итте.
Шулай итеп, хәзер шәһәр транспортында йөрүчеләр, билетны нибары 10 сумга алырга хокуклы, гәрчә әлегә автобус йөртүчеләр белмәмешкә сабышып, билетны ким бәягә сатырга теләмәсәләр дә. Алай гына да түгел, артык бәйләнчек кешеләр элекке билетларын җыеп барган булсалар, 7 ай өчендә 5 сум артык түләп барган акчаларын да кире кайтарырга хокуклы.
XS
SM
MD
LG