Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җирле "Бердәм Русия" Хәбировны фиркага кире кайтармый әлегә


“Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан бүлегендә президент идарәсенең элекке башлыгы Радий Хәбировны партиягә кире алу турындагы сөйләшүләрне “нигезсез” дип атады. Төбәк бүлегенең рәисе урынбасары Ренат Мегранов, “Регнум” агентлыгына, Мәскәүдән фирка җитәкчелегеннән Хәбировның фиркадәге әгъзалеген тергезү мәсьәләсендә бернинди рәсми кагәзьләр алмавын, хәбәр иткән

Фирка җитәкчелегенең шундый карар чыгаруы турында “Коммерсантъ” газетасы хәбәр иткән иде. “Бердәм Русия”нең Югары шурасы бюросының гадәттән тыш утырышында Радий Хәбировны фиркага кире алу турында килешенгән, дип язып чыкты газета.

Хәбиров фиркадән “партиягә күләгә төшерүче гамәлләре һәм әгъза кертемнәрен түләмәү өчен” дигән җөмлә белән чыгарылган иде.

“Регнум” агентлыгы язганча, Хәбировның фирка әгъзалары түләргә тиешле кертемнәрдән 15 мең сумлык бурыч җыелган булган. Хакимият фиркасенең Башкорстан бүлегендә хәбәр иткәнчә, Хәбиров бурычын каплаган инде. Акчалар “Сбербанк”ның Мәскәү бүлеге аша җибәрелгән, дип яза "Регнум" агентлыгы.

Хәбиров, президент Мортаза Рәхимов карары белән вазифадан читләштерелгән иде. Соңыннан рәсмиләр аны ришвәчелектә гаепләде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG