Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карадҗич аппеляциясенә дә “сакал үскән”


Сишәмбе Белградта серб үтәмилләтчеләре Карадҗичны Һааг мәхкәмәсенә тапшыруга каршы протест чаралары уздырды. Карадҗич чәршәмбе иртән Һааг төрмәсенә китерелде.

Босния сербларының элекке җитәкчесе Карадҗичны Һааг мәхкәмәсенә тапшыруны Сербия юстиция министры Снежана Малович имзалаган дип хәбәр ителә. Элек Карадҗичның адвокаты Святозар Вуячич хакимнәр утырышы бары аппеляция килеп җиткәч кенә узарга мөмкин дисә дә, Белград мәхкәмәсе сүзчесе, ул “акылга сыярлык” вакытка килмәсә Карадҗич Һааг мәхкәмәсенә тапшырыла ала дип белдерде.

Святозар Вуячич
Карадҗичның адвокаты Святозар Вуячич аппеляцияне җомга көнне кич, Белградтан тыш бер почта бүлегеннән җибәрүен әйткән иде. Аның хаман да табылмавын ул “бәлки аның да танымаслык булып чәчләре һәм сакалы үскәндер”, диде.

“Мин сезгә ул хатны кайдан, кайчан, ничек җибәрү турында әйтә алмыйм. Әгәр мин аны әйтсәм, инде җомга көнне үк аппеляция кире кагылып, Радован Һаакта булыр иде”, диде журналистларга Вуячич.

Һааг мәхкәмәсе вәкиле инде Карадҗичны кабул итүгә әзер булуын әйтте. Узган җомгада Карадҗич эшен карыячак 3 хакимне сайлавы әйтелгән иде. Рәис итеп һолландлы Альфонс Ори куелган. Тагын икесе - бельгияле Кристина ван Ден Вейнхарт һәм көньяк африканлы Баконе Молото.

Шул ук вакытта Карадҗич тарафлы Серб радикал фирка Белградта зур митинг уздырды. Анда 10 меңләп кеше катнашканы әйтелә. Митингтан соңгы төрле бәрелешләр унлап кеше зыян күрде.

Радикал фирка юлбашчысы Александр Вучич митинг Сербия президенты Борис Тадичка каршылык йөзеннән дә үтәчәген белдергән иде. Ул илдәге хакимият Европа берлегенә якынаю өчен Карадҗичны куллана, ди.
XS
SM
MD
LG