Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:10

Татарстанга Русиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев килеп милиционерларга яңа фатирлар бирде.

197 милиционер 29 июльдә Нургалиев, Шәймиев, Метшин кулыннан яңа фатир ачкычлары алды. Бу фатирлар аларга бушка бирелде, тик гомерлеккә түгел, әлбәттә. Бу хакта тулырак итеп “Азатлык” радиосына Татарстанның эчке эшләр министрының урынбасары Фуат Зиннуров болай аңлатты:
“Нокса авышлыгы урамының 24 нче йортында 197 фатир Казан горнизонында эшләүче милиционерларга
Минтимер Шәймиев яңа фатир алучыларга хәер-фатихасын бирә
бирелде. Монда күбрәк эчке эшләр органнарында 10, 15, 20 елдан артык эшләүчеләр яңа фатирлы булды. Әлеге йортларда милициядә эшләүчеләр генә тора ала, әгәр инде эшен алмаштыра икән ул бу фатирдан чыгарга тиеш. 15-20 елдан артык бик яхшы эшләүчеләргә тору урыннарын үзләренә дә калдыра алабыз”, ди Фуат Зиннуров.
Халык хәзер фатир алам дип милициягә эшкә урнашырга ашкынмасмы дигән сорауга ул болай дип җавап кайтарды:
“Без теләсә кемне милиция сафларына алмыйбыз, нәсел-нәсәбен тикшереп, махсус җайланмалар аша психологиясен өйрәнеп, нинди максат белән хокук сакчысы булырга теләвен белеп кенә эшкә алабыз. Яхшы эшләгән хезмәткәрләргә генә фатир бирелә”, диде республиканың эчке эшләр министры урынбасары.
Ә ни өчен бу фатирлар нәкъ менә Рәшит Нургалиев килгәч кенә бирелде икән соң, махсус көтелгәнме, әллә шулай туры килгәнме? Фуат Зиннуровның җавабы түбәндәгечә булды:
“Бу шулай туры килде. Нокса авышлыгы урамындагы 24 нче йорт июль аенда гына төзелеп бетте. Без инде Рәшит Нургалиевның киләсен, аның Казанда “Юл йөрү хәрәкәтенең иминлеге”нә багышланган җыелыш җыясын алдан белеп, шуңа уңайлап әлеге фатирларны да тапшырырга булдык. Чөнки ил, республика җитәкчеләре кулыннан алынган йорт ачкычлары гомергә истә кала, күңеллерәк, истәлеклерәк була. Шуңа да шушылай эшләргә булдык. Ә болай июль уртсында бу фатирлар тапшыруга әзер иде.”
Миңтимер Шәймиев кулыннан 3 бүлмәле яңа фатирга ачкыч алган Борисовлар гаиләсе моңа кадәр 1 бүлмәле иске йортта 4 кеше яшәгәннәр.
Борисовлар гаилэсе яңа фатирлы булды
Хуҗа кеше 21 ел милициядә эшләгән. Кечкенә малайлары үсә, иркен фатир булгач тагын бер бала алып кайтырга исәпләре бар. Шатлыклары эчләренә сыймады аларның бу көнне.

Татарстанда Рәшит Нургалиев 2 көн булачак. 29-ы Миңтимер Шәймиев белән яңа фатирлар тапшырсалар, икенче көнне Министрлар кабинетында “Юл йөрү хәрәкәтенең иминлеге” дигән темага багышланган җыелыш уздыралар, Казан үзәгендәге видеокүзәтү бүлеген карыйлар һәм Чирмешән районында яңа милиция бинасын ачачаклар.
Рәшит Нургалиеның Татарстанга килүенең сәяси максатлары бармы, ни өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча җыелыш Казанда уза, Әсгать Сәфәровка эш күрсәткән өчен “Әфәрин!” сүзләре нинди формада әйтелер, бу һәм башка сораулар әлегә җавапсыз кала.

XS
SM
MD
LG