Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карадҗич Һааг мәхкәмәсенә китерелде


Сугыш җинаятьләрендә гаепләнгән Радован Карадҗич бүген Һолландиәгә Халыкара трибуналга китерелде. Ул 1992-95 елларда Босния сугышында геноцид үткәрүдә гаепләнә.
Элегрәк Белградта махсус хезмәтләр Карадҗичны тәрәзәләре каралтылган машиналарда, Белград төрмәсеннән һава алынына илтеп тапшырган булган.
Сишәмбе кичендә, милләтче фирканең 10 меңләп тарафдары Белградта Карадҗичның Һааг мәхкәмәсенә тапшырылуына каршылык белдерде. Меңнәрчә кеше аның исемен кычкырып һәм рәсемен күтәреп торды.
Карадҗич Сараеводагы 43 айлык сугыш вакытында геноцид кылуда һәм 1995 елда Сребреницада 8 мең мөселманны үтертүдә гаепләнә.
Радован Карадҗич үткән атнада, 11 ел качып йөргәннән соң Белградта тотылган иде.
XS
SM
MD
LG