Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карадҗич Һааг мәхкәмәсенә китерелде


Карадҗичны Шевенинген төрмәсенә шушы боралак китергән дип фаразлана
Карадҗичны Шевенинген төрмәсенә шушы боралак китергән дип фаразлана

Сугыш җинаятьләрендә гаепләнгән Радован Карадҗич халыкара трибуналга тапшырылды. Мәхкәмә сүзчесе аның Һаагка иртәнге 8-дә үк китерелүен раслады

Сүзченең әйтүенә караганда, Карадҗич Һалландиянең Шевенинген төрмәсендә тотыла.
Элегрәк Белградта махсус хезмәтләр Карадҗичны, яшәрен рәвештә, тәрәзәләре каралтылган машиналарда Белград төрмәсеннән һава аланына илтеп куйган булган.
Сишәмбе кичендә милләтче фирканең 10 меңләп тарафдары Белградта Карадҗичның Һааг мәхкәмәсенә тапшырылуына каршылык белдерде. Меңнәрчә кеше аның исемен кычкырып һәм рәсемен күтәреп торды.
Карадҗич Сараеводагы 43 айлык сугыш вакытында геноцид кылуда һәм 1995 елда Сребреницада 8 мең мөселманны үтертүдә гаепләнә.
Радован Карадҗич үткән атнада, 11 ел качып йөргәннән соң Белградта тотылган иде.
XS
SM
MD
LG