Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байкалдагы батискафларның берсе зыян күрде


Байкал күлендәге фәнни тикшеренү чарасында кулланылган батискафларның берсе зур зыян күрде. Ул йөзә торган платформа белән бәрелгән. Беренче мәгълүматларга караганда бу хәл көчле җил аркасында килеп чыккан.

Сишәмбедә Байкалга “Мир-1”, “Мир-2” бастискафлары китерелгән иде. Алар күлнең төбенә төшү өчен кулланылды.

Бу батискафларның тозлы булмаган суда һәм корабтан түгел, ә барҗадан, беренче тапкыр, төшереп карау булды. Халыкара фәнни тикшеренү чарасы барышында батискафлар берничә дистә тапкыр тирәнлеккә төшеп менергә тиеш булган.
XS
SM
MD
LG