Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мечел"дан соң тагын ике ширкәт тикшерелә башлаган


Русиянең Монополиягә каршы дәүләт хезмәте “Евраз Холдинг” һәм “Распад күмере” ширкәтләренә карата тикшерү эшләрен ачкан. Шушы хезмәт вәкилләре хәбәр иткәнчә, бу ширкәтләр, күмергә бәяләрне арттыру һәм партнерларын файдалы булмаган шартларга күнергә мәҗбүр итүдә, көндәшлекне яклау канунын бозуда гаепләнә.

Элегрәк, Русия премьер-министры Владимир Путин тәнкыйть белдергәннән соң, шундый ук эш “Мечел” ширкәтенә карата да ачылган иде.
XS
SM
MD
LG