Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочидагы шартлауда бер төзүче һәлак булган


Чәршәмбе көнне Адлерда төнге сәгать 2ләрдә танылмаган шартлаткыч шартлаган. Таганрогтан килгән 23 яшлек төзүче һәлак булган, 48 яшьлек бер җирле ханым яраланган.
Тикшерүчеләрнең мәгълүматларына караганда төзүче урамда бер әйбер табып, аны кулына алган булган, шуннан соң шартлау булган.
Бер атна элек, Сочида 400грам тротил күәтендәге, тимер әйберләр тутырылган, сәгать куелган шартлаткычның табылуы хакында хәбәр ителгән иде. Аны сакчы тапкан һәм милицияне чакырткан дип әйтелде.
Апрель аенда, Сочидан ерак түгел Лазаревский авылында һәм июньдә Сочида үзендә 3 шартлау булган иде, алардан 4 кеше зыян күрде.
XS
SM
MD
LG