Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:07

Татарстандагы башлангыч һөнәри белем бирү мәктәпләренең бик күбенә ябылу куркынычы яный. Аларга 9-нчы сыйныфны бетергән укучыларны кабул итү тыелган.

11-нче сыйныфны бетереп тимер кыручы, эретеп ябыштыручы, слесарь һөнәрләренә өйрәнергә укырга керергә теләүчеләр бөтенләй юк, дип белдерә 15-нче башлангыч һөнәр мәктәбе мөдире вазифаларын башкаручы Любовь Измайлова. Урта мәктәпне бетергәннәрнең бөтен хыялы югары уку йортына кереп белем алу. Нәкъ табигый сайланыш вакыты Татарстан мәктәпләрендә 9-ны бетергәч була да инде. Укулары рәтлерәкләр, башлылар мәктәпне бетергәч вузга, яисә техникумга кереп белем алу хыялы белән укуын дәвам итә. Ә укуының рәте башы булмаган, тәртип бозырга яратканнар элек птуга юл тота иде.
Бүгенге көнгә 11-нче сыйныфны бетереп бу 15-нче башлангыч һөнәр бирү мәктәптәбендә укырга бер генә кеше теләк белдергән. Ул да булса, машина төзәтүче белеме алырга тели икән. Ә Казандагы очкыч моторлары төзүче берләшмә әлеге мәктәпне бетергән белгечләрне һәр ел саен күз карасы кебек көтеп торган.
Менә яңа уку елыннан Татарстанга караган башлангыч һөнәр мәктәпләренә 9-нчы сыйныфны бетергәннәрне укырга алуны тыйганнар. Бу исә үз чиратында бик күпләгән һөнәр мәктәпләренең ишекләренә аркылы такта кагып кую куркынычын яный.
Безнекеләр эш эзли
“Мин үзебезнең белем бирүчеләргә белдерү ясадым. Алар әлегә ялда. Чыккач та пособия бирәчәкбез. Барсы да эш эзли”,- ди 58-нче санлы башлангыч һөнәри белем бирү мәктәбе мөдире Рифат Авясов. Аның сүзләренә караганда, бу мәктәп чын ирләр һөнәре: кранлы машинада эшләүче, эксковаторчы, эретеп ябыштыручылар әзерләгән.
Бүгенге көндә 11 сыйныфны бетереп беркем дә һөнәр мәктәбенә барырга теләми. “Без биек краннарда эшләүчеләр әзерли идек. Кайбер ширкәтләр бу белгечләрне әзерләп бирегез. Хезмәт хаклары 25 меңнән дә ким булмаячак дип үтенеч белдерә. Ә без бер төркем дә җыя алмыйбыз”, ди Авясов.
Билгеле булганча, һөнәр мәктәпләренә 9-нчы сыйныфны бетергәч, алга таба укуын дәвам итә алмаганнар кереп белем ала иде. Алар анда һөнәр дә үзләштерде һәм шул ук вакытта урта белем дә алып чыкты. Сер түгел, тормыш хәлләре яхшы булмаганнар өчен дә бу мәктәпләр үзенә күрә бер терәк булды. Укучыларга стипендия дә түләделәр, тамакларын да туйдырдылар.
“Башлангыч һөнәр мәктәпләре үзенә күрә бер күчеш ноктасы кебек иде бит. Без үсмерләрне укытып кеше итеп бетерә идек. Эшче булып я заводка керә, я хәрби хезмәткә китә иде. Араларында, сер түгел, тәртип бозып төрмәгә утырып югалганнары юк түгел. Бүген исә, бу катлау үзен үзе тәрбияләргә тиеш булачак бит”, ди Измайлова.
9-ны бетергәч нишләргә
Казандагы һөнәри урта белем бирүче лицей, көлиятләргә 9 нчы сыйныфны бетергәннәрне укырга алырга мөмкинлек бирелгән бирелүен. Әмма башлангыч һөнәр бирүче мәктәпләргә, билгеле булганча урта белем алмаганнарга ишек ябык. Бу хакта Татарстан хөкүмәтенең май аенда чыгарган карары бар. Анда бары тик махсус һөнәр мәктәпләре генә тегеләрен дә боларын да кабул итә ала диелгән. Ә 9-ны бетереп алга таба укырга теләмәгәннәргә һәм башлангыч һөнәр бирүче мәктәпләргә нишләргә соң?
Мисал өчен Любовь Измайлова мөдирлек вазифаларын башкарган 15-нче башлангыч һөнәр мәктәбе ишек алдында диярлек 123 нче санлы һөнәр лицее бар. Анда да эшче һөнәрләре үзләштерергә була.
Яшьүсмер төркемнәре бар
Әмма, моңа кадәр 15-нчедә белем алган бистә, урамнарда яшәүче үсмерләрнең дуслары, Измайлова әйтүенчә, бу 123-нчегә бармаячак. Чөнки анда башка бистәнекеләр укый. Алар арасында каршылык. Казанда яшьләр төркемнәре бетерелде диярлек дип хисап тотылса да, башлыкларының төрмәгә утыртылыуы турында хәбәрләр булып торса да, эчке бүленеш бар һәм ул булачак, ди Измайлова.
“Күп яшүсмер егетләр урамда калгач, алар күбрәк җыелачак. Башка кирәкмәгән шөгыльләр дә табачаклар. Җинаятьчелек тә артырга мөмкин”, ди Измайлова.
“Русия бюджетында булган һөнәр мәктәпләре узган ел да, быел да 9-ны бетергәннәрне кабул итә. Без дә ике төрле финансланучы мәктәпләр бар. Русиядән һәм Татарстаннан. Ә менә безнең кебек Татарстан акчасына яшәүчеләргә 9-нчы сыйныфны бетергәннәрне укырга алырга тыйдылар”, ди Рифат Авясов. Шулай итеп Казандагы барлык һөнәр мәктәпләренең 70%на ябылу куркынычы астында. Бу хәл үз чиратында меңләгән укытучы эшсез, берничә дистә мең яшьүсмер урамда калу дигән сүз, мөгаен.
Иртәгә ни буласын аңлатсыннар иде ичмасам
ПТУ җитәкчеләре әйтүенчә, бу хакта сүз инде ике ел дәвам итә. Узган елның август ахырында Татарстан хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары Равил Моратов һөнәр мәктәпләренә урта белемлеләр генә керәчәк, дип белдереп бүгенге көн киләсен кисәткән иде. Әмма ул вакытта бу үзгәрешнең зыянсыз һәм бары тик файдалы итеп кенә тормышка ашырылу юллары турында аңлатмалар булмады. Бүген дә күпләгән башлангыч һөнәр мәктәпләре җитәкчеләре, анда белем алырга теләгән укучылар билгесезлектә.

XS
SM
MD
LG